Театр узган ел баш режиссер булып Айдар Җаббаров килгәч, сезонны «Яңа сулыш» дигән девиз астында башлаган иде. Быел «Яңа офыклар» дип үзгәрткәннәр. Офыклар да еракта бит, барасы да барасы. Тинчуринчылар тамашачыга нинди премьералар тәкъдим итәргә җыена? Театр җитәкчелеге журналистларга шул хакта сөйләде.
Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов, артистлар җәйге ялда булган чорда бинада кайбер ремонт эшләре алып барылды, балконда да, фойеда да үзгәрешләр бар, дип сөйләде. Тамашачылар өчен дә уңайлыклар тудырылган, бушлай су белән тәэмин итүне дә көйләгәннәр. Сатып алырга теләүчеләр өчен автоматлар да куелган. Директор октябрь аенда Грозныйга фестивальгә барачаклары хакында да хәбәр итте. Анда Ч. Айтматов әсәре буенча куелган «Ал яулыклы язмышым» спектаклен сайлап алганнар.
Айдар Җаббаров яңа сезонда планлаштырылган премьералар хакында тәмләп сөйләде. Исемлек шактый зур һәм анда чакырылган режиссерларның да хезмәтләре күп булачак. «Мин ул режиссерларны һәм куелачак авторларны татар театрына туры килерлек итеп сайлап алырга тырыштым. Мисал өчен, Шекспир бик килеште. «Отелло»ны тамашачы яратты. Октябрь аенда Бертольт Брехтның «Добрый человек из Сечуани» әсәре буенча премьераны тәкъдим итәчәкмен. Ул да татар театрына бик килешер дип уйлыйм. Күптән куярга хыяллана идем», – дип планнары белән бүлеште Айдар Җаббаров. Баш рольдә Резедә Сәлахова уйнаячак. Тамашачы яратып кабул иткән «Казан егетләре» спектакленең дә дәвамын күреп булачак. Ул ноябрь аенда чыга.
Тинчурин театрында Казахстаннан килгән яшь, талантлы режиссер Фәрхәт Молдагали дә спектакль чыгарачак. Ул танылган казах язучысы Мохтар Ауэзовның әсәрен сәхнәләштерәчәк. Театр классика яратучы тамашачыны да онытмый. К. Тинчурин әсәре буенча «Казан сөлгесе» спектаклен Резедә Гарипова куячак. Яңа сезонда яңа артистлар белән дә танышу мөмкинлеге була. Труппа берничә актерга арткан. Россия киносында танылып өлгергән үзебезнең татар егете Рузил Минекаев белән дә спектакль чыгарга мөмкин. Кайчан һәм нинди спектакль булачагы – сер. Айдар Җаббаров әлегә барлык яңалыкларны да ачып бетерергә ашыкмый.
Инде хәбәр иткәнебезчә, яңа сезон «Лу» премьерасы белән башлана. Ул башта фильм булырга тиеш булган. Илгиз Зәйни сценарийны да кино өчен яза. Аннары спектакль кую идеясе туа. Хәсән Туфанның хатыны Луиза ролен хәзер Мәскәүдә яшәүче Нәфисә Хәйруллина башкара. Хәсән Туфанны алып баручы буларак билгеле, театр училищесын тәмамлаган Идел Кыямов һәм Артем Пискунов бер составта уйнаячак.
Тинчурин театры быелгы җәй айларын яңа проект белән каршы алды. Балконда узган «Шигърият сулышы»н тамашачы яратып кабул итте. Ул алга таба да дәвам итәчәк. Премьера гыйнвар аенда була. Артистлар Рәшит Әхмәтҗанов, Фәнис Яруллин, Мөдәррис Әгъләмов иҗатын тәкъдим итәчәк. Театрның әдәби бүлек җитәкчесе Резеда Гобәева белдергәнчә, әлеге кичәләр видеоязмаларга да яздырыла һәм аларның өзекләрен «Мәйдан» каналында да күреп булачак.
Театрның тагын бер казанышы – Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестр. Яңа сезонда тамашачылар аларның иҗат җимешләре белән шулай ук таныша алалар. Коллективны Үзбәкстанга чакырганнар. Алар анда да чыгыш ясаячак. Ә инде сәхнә һәм артистлар тормышындагы барлык яңалыкларны белеп торырга теләүчеләр өчен театр үзләренең сайтын яңарткан. Реклама һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Луиза Закирова белдергәнчә, театрның тугры тамашачыларына Айдар Җаббаровтан хат алу мөмкинлеге дә барлыкка килә. Моның өчен нишләргә кирәк? Барлык яңалыкларны яңа сайттан укып белергә була.

28 август көнне премьерага килгән тамашачы театр фойесында урнаштырылган заманча арт-объектлар белән дә танышачак. Аларны Россиянең төрле рәссамнары тәкъдим итә. «Бу арт-объектлар безнең «Яңа офыкларга» дигән девизыбызга туры килә торган булачак. Офык бит ул син якынайган саен ерагая. Безнең дә максатларыбыз бар, без аларга ирешәбез, тукталып калмыйбыз. Чөнки офык әле ул еракта», – дип белдерде Луиза Закирова.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез