«Барселона»ны җиңгән «рубин»лылар хәзер ни эшли?

Төгәл 11 ел узган. «Рубин»ның элеккеге елларын сагынып хәсрәтләнүче җанатарлары бүген Казан командасының 2009 елның 20 октябрендә ничек итеп «Барселона»ны җиңгәнен искә алды.

«ВТ» клуб тарихына кереп калган әлеге вакыйгага катнашы булган футболчыларның бүген кайларда ни белән шөгыльләнүен барлады.

Сергей Рыжиков

Ул тарихи уенда чыгыш ясаган дүрт уенчы әле дә ял итәргә уйламый. Капкачы Сергей Рыжиков хәзерге вакытта «Тамбов»та уйный. Быелгы чемпионатта 10 очрашуда 12 туп керттерде. 40 яшендә командасының төп капкачысы санала.

Роман Шаронов

Озак еллар «Рубин»ның төп сакчыларыннан берсе булган Роман Шаронов тренерлык эшенә алынды. Башта яшьләр командасы белән эшләде, Корбан Бәрдыев киткәч, аны баш тренер вазыйфасына билгеләделәр. Аның яңарган командасы узган сезон башында премьер-лигада шау-шу куптарса да, уңыш озак елмаймады. Узган елның декабрендә Шароновны эштән җибәрделәр. Әлегә аңа яңа вазыйфа тәкъдим иткәннәре ишетелми.

Лаша Салуквадзе

Грузин сакчысы карьерасын моннан өч ел элек тәмамлады, әмма футболдан китмәде. Соңгы вакытта ул туган илендәге «Спартак-Цхинвали» командасында спорт директоры вазыйфасын башкарды.

Виталий Калешин

Дүрт сезон дәвамында Казанда чыгыш ясаганнан соң Калешин туган ягында – «Краснодар»да туп типте. Уенчы карьерасына моннан өч ел элек нокта куйды. Шуннан соң тренерлык курсларында укып йөргәне билгеле.

Сесар Навас

Испан сакчысы Казаннан соң «Ростов»та чыгыш ясады һәм Корбан Бәрдыев җитәкчелегендә тагын бер тарихи матчта чыгыш ясады: алманнарның «Бавария» командасын җиңүгә үз өлешен кертте. Соңрак янә Казанга әйләнеп кайтты. «Рубин»ның селекция бүлегендә эшли, яңа футболчылар эзли.

Алексей Попов

Бу сакчы әлеге матчта уен кырына бер генә минутка чыгып керде. «Рубин»да күп уйнамаса да, ике мәртәбә чемпион исемен яуларга өлгерде. 2010 елда Пермь каласының «Амкар» клубына кире кайтты. Узган елга кадәр шул шәһәрнең «Звезда» командасында тренер булып эшләде.

Кристиан Ансальди

Казан тамашачысының иң яраткан уенчыларыннан саналган Аргентина сакчысы әле дә чыгыш ясый. Хәзер ул Италиянең «Торино» командасында туп тибә. Узган сезонда 27 матчта уйнап, 4 туп керткән. 34 яшьлек футболчы быел да запаста утырырга җыенмый.

Александр Рязанцев

Тарихи очрашуның икенче минутында ук «Барселона» капкасына туп кертеп, «Ноу Камп» стадионына җыелган дистәләрчә мең тамашчыны бер мәлгә өнсез калдырган Рязанцев Казанда зур җиңүләргә ирешсә дә, таланты тулысынча ачылып бетмәгән футболчылардан санала. Хәзерге вакытта ФНЛда чыгыш ясаучы «Торпедо»да уйный. Әле узган якшәмбедә генә «Нефтехимик» капкасына туп кертте.

Кристиан Нобоа

Эквадор уенчысы Кристиан Нобоа исә бүгенге көндә Россия премьер-лигасының иң яхшы бомбардиры санала. «Сочи»ның 35 яшьлек уенчысы бу сезонда 7 туп кертте. Кайда гына чыгыш ясамасын, Нобоа үз командасының төп футболчыларыннан санала.

Алан Касаев

«Барселона»га каршы очрашуда Касаев уен кырына 10 гына минутка чыкты. Әмма ул минутлар «Рубин» өчен иң катлаулысы булды. Казан командасыннан соң Алан «Локомотив»та чыгыш ясады. Аңа һәрвакыт өметләнделәр, тик ул гына аларны аклап бетерә алмады. Быелның җәенә кадәр Алан «Алания»дә туп типте.

Сергей Семак

Әлеге очрашуда «Рубин»ның капитаны булган Сергей Семак – әле дә игътибар үзәгендә. Казанга ул «Зенит»ның баш тренеры сыйфатында килә.

Рафал Муравски

Поляк уенчысы Казанда озак тоткарланмады, әмма тарихка кереп калырга өлгерде. Соңгы елларда ул Польшада чыгыш ясады.

Алехандро Домингес

«Рубин» җанатарлары аны әле дә сагынып искә ала. Тамашачы ихтирамы мәсьәләсендә аңа бары төрек уенчысы Гекдәниз Карадәниз генә көндәш була. Домингес соңгы елларда Испаниядә һәм Грециядә туп типте, Аргентинага кайтып, футболда беренче җитди адымнарын ясаган «Ривер Плейт»та уйнап алды. Грекларның «Олимпиакос» командасы белән хезмәттәшлек итә.

Гекдәниз Карадәниз

«Рубин»га җиңү алып килгән тупны нәкъ менә ул кертте. Россия премьер-лигасында иң яхшы чит ил футболчыларының берсе булып танылды. Соңгы елларда «Рубин»дагы үзгәрешләрне кабул итә алмады. Моннан ике ел элек Төркиягә кайтып китте, әмма Казанга килгәләп йөри.

Корбан Бәрдыев

2019 елның маенда «Рубин»ның баш тренеры вазыйфасыннан алынды. Төрле командаларга димләсәләр дә, Корбан Бәрдыев әлегә сабыр гына башкаларны күзәтә.


Фикер өстәү