Рәхимов итегез! “Рубин”да бер ел эчендә өченче тренер эшли

«Рубин»да янә тренер алмаштырдылар. Әле узган ел ахырында гына баш тренер вазыйфасына килгән Юрий Уткульбаевның урынын аннан күпкә тәҗрибәлерәк Рәшит Рәхимов алды. Иң кызыгы: киткән тренер кулы астында Казан командасы бер мәртәбә дә җиңелмәде. Дөрес, җиңү тәмен дә онытып җибәрде.

Башкала клубларында баш тренерларга һәрвакыт үзгә мөнәсәбәт булды. Ни булса да, аларны ашыгып алмаштырмаска, җиде кат үлчәп эш итәргә тырыштылар. Әмма соңгы вакытта бу гадәт юкка чыкты. «Ак барс»та, әйтик, сезон барышында остазны алмаштыру соңгы тапкыр 2004 елда ук булган иде. Бу сезонда янә шундый адымга бардылар: Олег Знарок урынына Зиннәтулла Билалетдинов килде. «Рубин»да исә тагын да алгарак киттеләр: быелгы сезонда команда инде өченче тренер белән эшли. Леонид Слуцкий урынына килгән Юрий Уткульбаев та эшен ахырына җиткерә алмады.

Иң кызыгы шул: узган елның декабрендә эшли башлаган Юрий Уткульбаев кулы астында уйнаганда «Рубин» бер мәртәбә дә оттырмады. Казан командасы 8 рәсми матчның 4есендә җиңүгә иреште, калганнары ничьяга тәмамланды. Бер караганда, тренерны эшеннән алу сәер кебек. Икенче ягына игътибар итсәк, быел яз узган 4 очрашуда «Рубин» бер тапкыр да җиңүгә ирешә алмады. Нәтиҗәсез уенны баш тренерның командадагы танылган уенчылар белән уртак тел таба алмавы аркасында дип аңлатучылар да бар. Ничек кенә булмасын, җанатарларына быел ук премьер-лигага әйләнеп кайтырга вәгъдә биргән командага килешә торган хәл түгел. Иң көчлеләр сафына әйләнеп кайткан очракта, киләсе сезонда «Рубин»ны катлаулы уеннар көтә. Анда исә Юрий Уткульбаевның тәҗрибәсе җитеп бетмәскә мөмкин. Шуңа күрә клубтагы яңа җитәкчелекнең киләсе сезонга әзерлекне хәзердән үк башлавы ихтимал.

Казан клубында тренер алмашыначагы турындагы хәбәрләр әле узган атнада ук чыккан иде. Кызып китеп, кайберәүләр «Рубин»га Корбан Бәрдыевның кайтачагын да әйтеп ташлады. Билгеле булганча, Ираннан кайткач, «Сочи»да эшли башлаган остазны 1 ай дигәндә эшеннән алдылар. Казанга исә Бәрдыевны түгел, ә соңгы арада «Матч ТВ» каналында эшләгән Рәшит Рәхимовны чакырдылар. Заманында «Памир» (Дүшәнбе), «Спартак» (Мәскәү), «Вальядолид» (Испания), «Локомотив»та (Мәскәү), аннары Австриядәге «Аустрия», «Адмира Ваккер» һәм «Рид» командаларында туп типкән белгеч тренерлык эшенә 2002 елда алынды. «Адмира Ваккер» (Австрия), «Амкар», «Локомотив», «Ахмат», «Уфа»ны җитәкләде ул. Пермь һәм Грозныйдагы эшчәнлегенә яхшы бәя бирсәләр, Мәскәүдә көтелгән нәтиҗәгә ирешә алмады. Уфада да аны сагынып искә алучылар күп түгелдер. Һәрхәлдә, Рәшит Рәхимов киткәч, команданың кайбер уенчылары журналистлар белән аралашканда аның турында мактау сүзләре әйтмәде.

«Ак барс» Гагарин Кубогы финалында ЦСКА белән очрашачак. Беренче ике матч 17 һәм 19 апрельдә Казанда узачак. Көндәшләр 2018 елда да финалда очрашып, «Ак барс» серияне 4:1 исәбенә үз файдасына төгәлләгән иде. Бу – Казан командасының бишенче финалы. ЦСКА бишенче ел рәттән Гагарин Кубогы өчен көрәшә.

Фото: https://rubin-kazan.ru/


Фикер өстәү