Татарстан Рәисе Беларусь Республикасы Премьер-министры Роман Головченко белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Минскта Беларусь Республикасы Премьер-министры Роман Головченко белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт башлыгына Татарстан делегациясенең берничә очрашу уздыруы турында сөйләде. «Кичә Татарстан-Беларусь эшче төркеме утырышы булды. Бүген бездә Татарстан-Беларусь хезмәттәшлегенең агымдагы торышы турында фикер алышу, уртак эшнең перспектив юнәлешләрен билгеләү өчен яхшы мөмкинлек бар», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу барышында товар әйләнешен һәм номенклатураны арттыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов эре сәнәгать компанияләре продукциясен җитештерүгә кызыксыну белдерде.


Фикер өстәү