Илдар Шакиров: “Казанда транспортта йөрү бәясе 70 сум булырга тиеш”

Аның әйтүенчә, шәһәрдә яшәүчеләрне уңайлы транспортта йөртү өчен зур күләмдә акча таләп ителә.

Казанның иҗтимагый транспортын үстермичә торып, халыкка уңайлы шәһәр мохитен булдыру мөмкин түгел. Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең Транспорт, икътисадый үсеш һәм сәүдә мәсьәләләре буенча урынбасары Илдар Шакиров архитектура-шәһәр төзелеше буенча конференциядә шулай дип белдергән.

– Төрле буын, төрле һөнәр вәкилләре өчен уңайлы мохит тудырырга теләсәк, иҗтимагый транспортны үстерергә тиешбез. Шәһәр хуҗалыгының иң мөһим тармакларыннан берсе бу. Соңгы биш ел эчендә елына 40 миллионга якын пассажирны югалттык. Шушы ук чорда юлларыбызга елына 40ар мең автомобиль өстәлде, – дигән ул.
Шакиров билгеләп үткәнчә, шәһәрдә яшәүчеләрне уңайлы транспорт белән тәэмин итү өчен күп акча кирәк. Казанда транспортта йөрүгә икътисадый яктан нигезләнгән бәя – 70 сум. Җәмәгать транспорты эшен пассажир кесәсеннән кергән керем генә каплый алмый. Шул ук вакытта башкалабызда электр транспорты мөмкинлекләреннән тиешенчә файдаланылмый.


Фикер өстәү