Чын дуслар! Минскида Татарстан белән Белоруссиянең хезмәттәшлеге турында сөйләштеләр

Чын дуслар! Минскида Татарстан белән Белоруссия арасындагы мөнәсәбәтләргә әнә шундый югары бәя бирделәр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясе Белоруссиягә ике көнлек эш сәфәренә барды. Яклар ике арадагы товар әйләнешен ике тапкыр арттырмакчы.

Татарстан делегациясен Белоруссия Президенты Александр Лукашенко җылы каршы алды.

Сезне, Рөстәм Нургалиевич, һәм безгә якын Татарстанны Минскида сәламләвемә шатмын. Без – күп еллар таныш, чын дуслар. Мин сезнең төбәкнең үсешен инде күптән кызыксынып күзәтәм. Ирешкән уңышлар сокландыра һәм безне Казан белән тагын да тырышыбрак эшләргә рухландыра. Моннан тыш, бездә бик эшлекле, нәтиҗәле мөнәсәбәтләр урнашты, ике арадагы элемтәләрне үстерү мөмкинлекләре гаять зур, – диде Александр Лукашенко.

Аның әйтүенчә, Татарстан җире Беларусь Республикасына бик тә охшаган. «Әгәр самолетта Татарстан өстеннән очуыңны белмәсәң, бу нәкъ безнең Беларусь табигате дип уйлар идең», – дип белдерде ул.

Александр Лукашенко Татарстан делегациясенең Белоруссиягә эш сәфәрен дә югары бәяләде. Ул Ту-214 җитештерү өчен компонентлар китерү өлешендә хезмәттәшлек итәргә әзерлеген дә аерым билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов Александр Лукашенкога Татарстан делегациясенә игътибары өчен рәхмәт белдерде.

Сезгә һәм Россия Президенты Владимир Путинга төбәк дәрәҗәсендәге хезмәттәшлекне хуплаганыгыз өчен рәхмәтлемен. Бу айда Белоруссия һәм Россия халыкларының бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Чын күңелдән котлауларымны кабул итегез, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов Александр Лукашенкога Белоруссиядәге татар җәмәгатьчелегенә игътибары һәм ярдәме өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Татарстан Рәисе «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» турында да сөйләде һәм Белоруссиянең ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлеген исәпкә алып, республика делегациясен җыенга чакырды. Эш сәфәре кысасында Рөстәм Миңнеханов Белоруссия Премьер-министры Роман Головченко белән дә очрашты.

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко сүзләренә караганда, 2022 елда Татарстан белән Белоруссия арасында тышкы товар әйләнеше 817 миллион доллардан артып китте. Сүз уңаеннан шунысын да әйтик: Александр Лукашенко әлеге күрсәткечне 2 миллиард долларга җиткерү өчен бөтен шартлар да булуын әйтте. Олег Коробченко белдергәнчә, республика автомобиль төзелеше, авиа төзелеш, нефть һәм газ химиясе, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау кебек тармакларда хезмәттәшлекне арттырырга тели. «Мәдәният, спорт һәм туризм буенча да элемтәләрне ныгытырга мөмкинлекләр бар», – дигән ышаныч бедерде ул.

Татарстанның КАМАЗ, «Татнефть», «Казан вертолет заводы», «Татспиртпром», «ПОЗиС» кебек зур оешма-предприятиеләре Белоруссия белән тыгыз хезмәттәшлек итә инде. Минскига эш сәфәре кысасында, безнекеләр «Минск трактор заводы», «Минск подшипник заводы», «Минск автомобиль заводы» вәкилләре белән дә очрашкан. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов юл төзелеше, логистика, урман һәм авыл хуҗалыгы өчен махсус техника җитештерүче «Амкодор» компаниясендә, «Адвин» предприятиесендә булды. Ә Олег Коробченко «БЕЛАЗ» җитәкчелеге белән очрашты.

Россия һәм Белоруссия хезмәттәшлеге ачыклык, тигезлек һәм үзара хөрмәт шартларында үсеш алуын дәвам итә, – диде Рөстәм Миңнеханов Россиянең Беларусь Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Борис Грызлов белән очрашуда. – Бу эштә Минскида Россиянең илчесе буларак, сезнең хезмәтегез дә бик зур. Татарстан белән Белоруссия арасындагы хезмәттәшлекне үстерү Россия – Белоруссия мөнәсәбәтләрен ныгытырга да ярдәм итәчәк дип өметләнәбез.

Үз чиратында Борис Грызлов Рөстәм Миңнехановка республика делегациясенең Илчелеккә килүе өчен рәхмәт белдерде. «Казанга эш сәфәрләремне җылы хисләр белән искә алам. Минтимер Шәриповичка иң изге теләкләремне җиткерегез», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, соңгы елларда Белоруссия Татарстанның тышкы сәүдә партнерлары арасында әйдәп баручыларның берсе булып тора. Хезмәттәшлек итү өчен мөмкинлекләр тагын да зуррак әле. Шуңа күрә эш сәфәренең төп максаты сәүдәне үстерүдән гыйбарәт.

Минскида Рөстәм Миңнеханов бу илдә яшәүче милләттәшләребез белән дә күреште. Белоруссиядә үткәрелгән соңгы халык санын алу мәгълүматларына караганда, биредә 7 меңнән артык татар яши. Рөстәм Миңнеханов аларның туган телләрен һәм мәдәниятен саклауга керткән зур өлешләрен билгеләп үтте. Рәис киләсе елның сентябрендә Минскида Татарстан мәдәнияте көннәре узачагын да әйтте.

 

Фото: https://rais.tatarstan.ru/


Фикер өстәү