Татарстан Рәисе: Без Таҗикстан базарында Татарстанның әйдәп баручы компанияләренең булуын телибез

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дүшәнбегә эш сәфәре кысаларында «Россия һәм Таҗикстанның эшлекле һәм инвестицион партнерлыгы» төбәкара хезмәттәшлек буенча 9 нчы конференциянең пленар утырышында чыгыш ясады. Форумда Россиянең һәм Таҗикстанның 500ләп компаниясе тәкъдим ителгән иде.

Утырышны Таҗикстан Республикасы Премьер-министры Кохир Расүлзадә ачты. Ул билгеләп үткәнчә, бу мәйданчык Россия һәм Таҗикстан партнерлыгын үстерүнең һәм ныгытуның мөһим формасы булып тора.

Сәламләү сүзендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Россия ягыннан хезмәттәшлекне үстерүгә зур кызыксыну белдерүен билгеләп үтте. «Дүшәнбегә Россиянең 16 төбәге һәм 200дән артык компания вәкилләре килде. Узган ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше 1,5 млрд доллар тәшкил итте», — диде Михаил Мишустин.

РФ Хөкүмәте Рәисе Таҗикстан белән төбәкләрнең актив эшчәнлеген билгеләп үтте. «Аеруча Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан актив эшли», — диде ул.

Шулай ук Михаил Мишустин Таҗикстан делегациясен быелның май аенда Татарстан башкаласында узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумына чакырды.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында товар әйләнеше күләмен арттыру һәм номенклатураны киңәйтү өчен хезмәттәшлекне активлаштырырга кирәклегенә игътибар итте. «Без сезнең ил базарында Татарстанның әйдәп баручы компанияләренең булуын телибез. Болар: йөк машиналары, вертолетлар, нефть химиясе продукциясе, авыл хуҗалыгы техникасы, көнкүреш химиясе товарлары, хәләл продукция һәм башкалар», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Узган елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Таҗикстан арасында товар әйләнеше 23 млн доллар тәшкил иткән. Хезмәттәшлек Дүшәнбедә дилеры булган «КАМАЗ» компаниясе линиясе буенча җайга салынган. Моннан тыш, Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясен актив рәвештә экспортлый.

Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан делегациясен Татарстанга килергә  һәм республиканың потенциалы белән танышу өчен Kazanforumда катнашырга чакырды. Ул билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары буенча форум федераль статус алды. «Бу безнең республика өчен зур ышаныч һәм зур җаваплылык. Таҗикстан делегациясен күрергә шат булачакбыз», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов катнашучыларга.


Фикер өстәү