Фәрит Мөхәммәтшин: “Спорт корылмаларының мөмкинлекләреннән тулысынча файдаланырга кирәк”

Булганнан файдалана белергә кирәк. Татарстан Волейбол федерациясенең хисап конференциясендә Дәүләт Советы Рәисе, федерация президенты Фәрит Мөхәммәтшин әнә шундый бурыч куйды.

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узган чарада Фәрит Мөхәммәтшин халык арасында волейболның популярлашуын билгеләп үтте. «Узган елларда Волейбол федерациясе республикада иң яхшыларның берсе булды. Бу – сезнең – тренерларның, хөкемдарларның, һәвәскәр спортчыларның һәм профессиональ уенчыларның, Татарстанда волейбол тормышына өлеш кертүчеләрнең зур казанышы, – диде ул. – Без республика җитәкчелеге һәм шәхсән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Спорт министрлыгы, «Зенит-Казан» һәм «Динамо-Ак Барс» волейбол клублары җитәкчелеге белән бергәләп нәтиҗәләргә ирешә алдык».

Волейбол федерациясенең 2022 елдагы эше турында иҗтимагый оешманың башкарма директоры Мансур Кәримов сөйләде. Иң зур эшләрнең берсе дип ул Мәктәп волейбол лигасын атады. Әлеге проект 2018 елдан бирле гамәлдә. Мәктәп лигасында 170 уку йортыннан 27 меңнән артык укучы чыгыш ясады. Бездәге тәҗрибәне ил күләмендә дә күрделәр. Бөтенроссия мәктәп волейбол лигасының беренчесендә 60 меңнән артык укучы чыгыш ясады. Моннан тыш, республикада студентлар, ветераннар волейболы үсә, сәнәгать предприятиеләре һәм авыл районнары арасында ел саен турнирлар үткәрелә. Федерациянең башкарма директоры хәл итәсе мәсьәләләргә дә тукталды һәм 2027 елга кадәр Татарстанда волейбол үсеше концепциясен тәкъдим итте.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, республикада волейболны популярлаштыру буенча зур эш башкарыла. «Бездә аны массакүләм спорт төрләренең берсе буларак үстерү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган, – диде ул. – Һәр шәһәрдә, районда, барлык уку оешмаларында спорт заллары, мәйданчыклар бар. Булган мөмкинлектән нәтиҗәле файдаланырга гына кирәк. Моның өчен бушлай спорт секцияләре, түгәрәкләр санын арттырырга, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре эшен активлаштырасы бар. Спорт белән шөгыльләнеп, волейбол уйнап һәм командада күнегүләр ясап, яшьләр һәм балалар урамның һәм интернетның тискәре йогынтысыннан ераклашачак».


Фикер өстәү