Фәрит Мөхәммәтшин: Волейбол спортын үстерү өчен Татарстан Президенты кирәкле барлык ярдәмне күрсәтеп килә

Волейбол, спортның иң киң таралган төре буларак, республикада яңа үсеш дәрәҗәсенә чыкты. Республика Спорт министрлыгында үткән Татарстан Волейбол федерациясе хисап конференциясендә шундый фикер әйтелде. Утырышны Федерация президенты, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Аның әйтүенчә, волейбол спортын үстерү өчен Татарстан Президенты, республика шәһәрләре һәм районнары башлыклары кирәкле барлык ярдәмне күрсәтеп килә.

Шулай да аны алга таба үстерү өчен кайбер мөмкинлекләрдән файдаланылмый әле. Фәрит Мөхәммәтшин Бөек Җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССР оештырылуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысасында республиканың барлык шәһәрләре һәм районнарында ветераннар – күренекле тарихи шәхесләр истәлегенә волейбол турнирларын үткәрергә тәкъдим итте. Моннан тыш, парламент башлыгы әйтүенчә, волейболны үстерү буенча уңышлы тәҗрибәне тарату өчен районнарда «Зенит-Казан» һәм «Динамо-Казан» волейбол командаларының атаклы уенчылары, тренерлары белән дә очрашулар уздырырга мөмкин булыр иде.

Волейбол инде күптән республикада спортның иң популяр төрләренең берсенә әйләнде. Спорт министры Владимир Леонов әйтүенчә, бүген Татарстанда 38 меңнән артыграк кеше волейбол белән шөгыльләнә. Ул республика бюджетыннан күрсәтелә торган матди ярдәм нәтиҗәсендә тренерлар эшенең абруен күтәрүгә ирешүне билгеләп үтте. Министр әйткәнчә, «Зенит-Казан» һәм «Динамо-Казан» волейбол клубларының төп уенчылары алда торучы Олимпия уеннарында катнашу өчен волейбол буенча илебез җыелма командасының киңәйтелгән исемлегенә кертелгән. Бу хәл Татарстанда әлеге спорт төренең нык үсүе турында сөйли.

Утырышта Федерациянең башкаручы директоры Мансур Кәримов балалар-яшьләр волейболына тукталды. Аның әйтүенчә, Татарстанның балалар командалары Россия күләмендәге ярышларда югары нәтиҗәләр белән сөендерми әле. Шуңа күрә федерация җитәкчелеге балалар тренерларының квалификациясен күтәрү буенча яңа программа эшләп, аны гамәлгә ашыру турында карар кабул иткән.

Ә менә студентлар волейболының мактанырлыгы бар. Комитет рәисе Эдуард Можаев сүзләренә караганда, Әрмәнстанда узган Европа чемпионатында хатын-кызлар җыелма командасы җиңү яулаган, ә ир-атлар икенче урынга чыккан.

Очрашу ахырында Татарстан волейбол федерациясе белән КНИТУ-КАИ арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды


Фикер өстәү