Фәрит Мөхәммәтшин: «Мәктәп волейбол лигасына физкультура укытучыларын, спорт мәктәпләре тренерларын җәлеп итәргә кирәк»

«Мәктәп волейбол лигасы» республика проектына – 5 «яшь». Бу уңайдан Казанда тантаналы чара узды. Проектта катнашучыларны, волейбол сөючеләр, спорт җәмгыяте вәкилләрен Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Дәүләт Советы Рәисе, бәйрәмне ачып, 2018 елда Федерация президиумы утырышында мәктәп волейбол лигасын булдыру турында карар кабул ителүен искә төшерде. Проектның максаты укучыларны волейбол хәрәкәтенә җәлеп итү иде. «Вакыт карарыбызның дөреслеген раслады, – дип басым ясап әйтте парламент башлыгы. –  Мәктәп волейбол лигасы хәрәкәте барлык муниципаль берәмлекләрдәге 740 мәктәптән 5–11 сыйныфларда укучы 27 меңнән артыграк баланы берләштерде».

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, республикада 47 меңнән артыграк кеше волейбол белән шөгыльләнә. Бүген Мәктәп лигасы – 5 меңгә якын команда ул. Алар уку елы дәвамында 10 меңгә якын уенда катнаша. «Балалар, ата-аналар, укытучы, тренер, судьялар, профессиональ клублар, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары,  иганәчеләр волейбол аша укучыларны спортка, сәламәт тормыш рәвеше алып баруга җәлеп итү максатында бер йодрыкка туплана, – диде Волейбол федерациясе президенты.

Парламент Рәисе республикада спортка ярдәм итүгә кагылып, профессиональ командаларыбызның зур уңышларга ирешүен билгеләп үтте. «Узган сезонда «Зенит-Казань» командасы Россия кубогын яулап, янә ил чемпионы исеменә лаек булды, ә «Динамо-Ак Барс» командасы Суперкубок отты, – дип билгеләп үтте ул. – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә барлык шәһәр-районнарда заманча спорт корылмалары булдыруга ирешелде. 286 универсаль спорт залы эшли, 17се соңгы 4 ел эчендә төзелгән. 34 спорт мәктәбе һәм волейбол бүлекләрендә 5 меңгә якын яшь спортчы үзенең осталыгын үстерә. Сәнәгать предприятиеләре, дәүләт оешмалары хезмәткәрләре, төрле яшьтәге ветераннар волейбол уйный. Федерация һәр ел саен 120дән артыграк волейбол турниры уздыра».

Фәрит Мөхәммәтшин республика шәһәр-районнары җитәкчеләрен балалар һәм яшьләр арасында волейболның популярлыгын үстерергә, аны иң киң таралган спорт төренә әйләндерергә өндәде. «Мәктәп волейбол лигасына даими ярдәм итәргә, физкультура укытучыларын, спорт мәктәпләре тренерларын шуңа җәлеп итәргә кирәк», – дип билгеләп үтте парламент башлыгы.


Фикер өстәү