Владимир Путин тәүге тапкыр “Россия” күргәзмәсендә булган

Владимир Путин тәүге тапкыр ВДНХга “Россия” күргәзмәсенә килгән. Дәүләт башлыгы бүген анда “Ел волонтеры” премиясен тапшыру тантанасында катнаша.

Президент Россиянең барлык төбәкләрен гәүдәләндерүче павильоннар белән танышырга ниятли. Дәүләт башлыгын күргәзмә директоры, волонтерлар һәм экскурсоводлар каршы алган.
“Бүген күргәзмәбез ачылуга төп-төгәл бер ай. Кичә күргәзмә ябык иде. Бер ай эчендә инде 2 миллионнан артыграк кеше аны карарга килде”, – дип сөйләгән күргәзмә директоры Наталья Виртоузова.

Аның әйтүенчә, күргәзмәдә барлык 89 төбәк катнаша. Күргәзмәнең төп максатыннан берсе – соңгы 6 ел эчендә илнең тарихын күрсәтү.
Күргәзмәдә Президент балалар белән аралашкан. Бер малай аңа экологик проекты турында сөйләгән.


Фикер өстәү