«Мәрхәмәтле Татарстан» премиясенең Гран-при иясе билгеле булды

«Пирамида» күңел ачу үзәгендә Татарстанның иң яхшы волонтерларын ачыклый торган «Мәрхәмәтле Татарстан» республика премиясенең җиңүчеләрен атадылар.

Гран-при иясен Президент Рөстәм Миңнеханов бүләкләде. «Татарстанның ел волонтеры — 2022» исеменә Аммар Хөсәйн лаек дип табылды.

Гыйракта туып үскән Аммар Казан федераль университетының фундаменталь медицина һәм биология институтында белем ала. Пандемия чорында «Волонтер-медиклар» хәрәкәте составында һәм Илкүләм #МЫВМЕСТЕ акциясе кысасында Россия волонтерлары арасында сәгатьләр саны буенча иң күп эшләгән кеше дә әле ул.

«Мәрхәмәтле Татарстан» премиясенең башка номинацияләре җиңүчеләре – түбәндә.
• Россиякүләм #МыВместе акциясе кысасында ел волонтеры – Игорь Храмов (Лениногорск).
• Гражданлык һәм патриотизм юнәлешендә ел волонтеры – Саимә Шаһиәхмәтова (Питрәч).
• Сәламәтлек саклау өлкәсендә ел волонтеры – Илнур Мөхәммәдиев (Түбән Кама).
• Мәдәният өлкәсендә ел волонтеры – Елизавета Перевощикова (Казан).
• Хайваннарга ярдәм итү өлкәсендә ел волонтеры – Люция Данилова (Лениногорск).
• Чаралар уздыру өлкәсендә ел волонтеры – Валерия Сугак (Казан).
• Социаль өлкәдә ел волонтеры – Румилә Гәрәйшина (Казан).
• Туризм өлкәсендә ел волонтеры – Алена Фәйзуллина (Казан).
• Гадәттән тыш хәлләр өлкәсендә ел волонтеры – Алена Афонина (Казан).
• Экология өлкәсендә ел волонтеры – Анна Баймяшкина (Казан).
• Елның «көмеш» волонтеры – Марина Филиппова (Казан).
• Елның яшь волонтеры – Валерия Отлетаева (Казан).
• Югары уку йорты каршындагы иң яхшы волонтерлык үзәге – Казан энергетика университетының «Энергия добра» оешмасы.
• Урта махсус белем бирү йорты каршындагы иң яхшы волонтерлык үзәге – Яшел Үзән механика көллиятенең «Пульс жизни ЗМК» оешмасы.
• Иң яхшы мәктәп волонтерлык үзәге – Иннополис лицеендагы Innoheart оешмасы.
• Волонтерлык хәрәкәтен оештыручы иң яхшы үзәк – Әлмәтнең «Мәрхәмәтле Әлмәт» оешмасы.


Фикер өстәү