Рөстәм Миңнеханов Сердар Бердымөхәммәтовка: «Без һәрвакыт якын булган»

Ашхабадта Төрекмәнстан һәм Татарстан Президентлары очрашуында әнә шундый фикер яңгырады. Элемтәләр бүген дә ныклы. 2021 елда ике арада товар әйләнеше 78 миллион долларга җиткән әнә. Пандемия һәм барыбызга да билгеле булган сәбәпләр генә күрсәткечләрне бераз киметкән. Алга таба хезмәттәшлекне тагын да арттырачаклар.

Билгеле булганча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанда ике көнлек эш сәфәренә барды. Ул Ашхабадта ил делегациясе составында Төрекмән – Россия бизнес форумында катнашты, эшлекле очрашулар үткәрде. Халыкара җыен ике яклы сәүдә-икътисадый һәм сәнәгать хезмәттәшлеген арттыру өчен уздырыла. Быел анда дәүләт оешмаларыннан һәм шәхси компанияләрдән 300дән артык вәкил катнашкан.

Рөстәм Миңнеханов җыенда катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

– Россиянең сәнәгать өлкәсендә алдынгы төбәкләренең берсе буларак, Татарстан ике ил арасында хезмәттәшлекне үстерүдә актив катнаша, – диде ул. – Төрекмәнстанда күп еллар дәвамында безнең әйдәп баручы компанияләр – КАМАЗ, «Татнефть», Казан вертолет заводы, КЭР-холдинг, суднолар төзү компаниясе һәм башкалар уңышлы эшли.

Аерым алганда, Казан вертолет заводы Төрекмәнстанга «Ансат» вертолетларын озаткан. Яшел Үзәннең суднолар төзү заводы бирегә тиз йөрешле пассажир суднолары китергән. КЭР-холдинг Төрекмәнстан белән газ турбинасы мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек итә. Президент әйтүенчә, 2021 елда ике арада товар әйләнеше 77,5 миллион доллар тәшкил иткән. «Кызганыч, пандемия һәм башка шартлар соңгы арада товар әйләнеше күләмен киметте, әмма аны үстерү юнәлешендә актив эш алып барыла», – диде Президент.

Президент Төрекмәнстанда яшәүче татарларга даими ярдәм күрсәтүләре өчен дә рәхмәт җиткерде. Бүген биредә якынча 15 мең татар яши. Татарстанда исә 3 меңгә якын төрекмән гомер итә. Рөстәм Миңнеханов каршы якны Казанда узучы KazanSummit халыкара форумында катнашырга да чакырды.

Төрекмәнстан Президенты белән очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Сердар Бердымөхәммәтовка Россия – Төрекмәнстан хезмәттәшлеген ныгыту кысасында, Татарстан белән элемтәләрне үстерүгә әһәмият бирүе өчен рәхмәт әйтте.

– Тарихи күзлектән чыгып караганда, татарлар һәм төрекмәннәр һәрвакыт якын булган. Россия – Төрекмәнстан мөнәсәбәтләре стратегик әһәмияткә ия. Безнең җитәкчелек даими элемтәдә тора, – диде ул.

Очрашу барышында машина төзелеше, нефть һәм газ химиясе, цифрлаштыру кебек юнәлешләр буенча элемтәләрне ныгыту турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов мәдәният, фән һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлекне арттыруның әһәмияте турында да аерым искә алды.

– Татарстан югары уку йортларында белем алучы төрекмән студентлары саны елдан-ел арта. Республикада 6 мең 212 кеше укый. Бу – республикада белем алучы чит ил студентларының дүрттән бере диярлек. Төрекмәнстан студентлары сан ягыннан Татарстанда укучы чит ил студентлары арасында беренче урында, – диде Президент.

Эш сәфәре кысасында Президент Аркадаг шәһәрендә җәмигъ мәчетенә нигез салу тантанасында да катнашты. Аллаһ йорты берьюлы 5,5 мең кешене сыйдыра алачак. Илнең тәүге «акыллы шәһәре» булып саналучы Аркадаг шәһәре үзе дә яңа әле. Аны 2019 елда төзи башлаганнар. Биредә 70 мең кеше яшәячәк. Рөстәм Миңнеханов төрекмән халкын җәмигъ мәчетенә нигез салыну белән котлады.

– Бу – Төрекмәнстан гына түгел, бөтен мөселман халкы өчен зур вакыйга. Биредә мәдрәсә дә булачак. Безнең телебез дә, гореф-гадәтләребез дә охшаган. Төрекмәнстанның елдан-ел үзгәрүен күрәбез. Зирәк, акыллы җитәкчелек булмаса, бу мөмкин булмас иде. Татарстан сезнең уңышларыгызга бик шат, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент Төрекмәнстанда Гекдепе шәһәрендәге Сапарморат Хаҗи мәчетендә дә булды.

 


Фикер өстәү