«Саннар дөреслеккә туры килми: татарлар, күп дигәндә, 10 процентка гына кимегәндер»

Татар кимемәгән, исәпкә генә алынмаган. Җанисәп нәтиҗәләре игълан ителгәннән бирле бу фикерне гел ишетеп торабыз. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының бюро утырышында да сүз йомгагы әнә шуңа барып тоташты. Утырышта Милли Шураның узган елгы эшчәнлегенә йомгак та ясалды.

Ярты миллионы саналмаган

Күреп торабыз: соңгы җанисәп нәтиҗәләре көтелмәгән һәм канәгатьләндермәгән булуы белән тарихка кереп калырга охшап тора. Җавапларга караганда, сораулар күбрәк. Илдә татарларның 600 меңгә (!) диярлек кимүе аеруча ризасызлык уятты. Шушы санны ишеткәннән бирле бу коточкыч күрсәткечкә китергән сәбәпләрне барлыйбыз.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев фикеренчә, халык саны нәтиҗәләренә, нигездә, аның иң уңайсыз чорда – илдә коронавирус котырган чорда уздырылуы йогынты ясаса да, аны оештырганда эшләп бетермәгән «тап»лар да җитәрлек. Төбәкләрдәге автономия җитәкчеләре: «Җирле халык беркая китмәде», – ди. Шартлар да уңай булмады. Сан алучыларның күбесе фатирларга керә алмады», – диде Васил Шәйхразыев утырышта.

Белгечләрнең күбесе җитешмәгән татарларны быелгы җанисәптә үз милләтен күрсәтмәгән 16,5 миллион кеше арасыннан эзләү яклы. Россия академиясе Этнология һәм антропология институтының элеккеге директоры һәм Россиянең милләтләр эшләре буенча элеккеге министры Валерий Тишков фикеренчә, Россиядәге соңгы җанисәптә кимендә ярты миллион татар исәпкә алынмаган.

– Җанисәп пандемия, халык исәбен алучылар эшен җитәрлек дәрәҗәдә финансламау, Дәүләт хезмәтләре интернет-порталы аша халык исәбен алуга яхшылап әзерләнмичә күчү, гаммәви мәгълүмат чаралары һәм социаль реклама тарафыннан шундый мөһим кампанияне тулысынча игътибарсыз калдыру аркасында начар узды. 17 миллион кеше (барлык халыкның 13 проценты!) милләтен күрсәтмәде. Шуларның ким дигәндә 13,5 миллионы – руслар, 0,5 миллионы –татарлар, – дип язган Тишков социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Авыл да калышмый

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров җанисәп нәтиҗәләре игълан ителгән беренче көннән үк милләттәшләребез белән бәйле саннарның дөреслеккә туры килмәвен искәртеп килде. Конгрессның экспертлар комиссиясе бүген Россиядә яшәүче татарлар 5 миллион 500 меңнән дә ким түгел дип санап чыгарган. Хәер, татарлар яшәгән төбәк вәкилләре үзләре дә кәгазьдәге саннарның чынбарлыкка якын да килмәвен искәртә.

Әйтик, шул ук саннарга ышансаң, соңгы ун ел эчендә Оренбург өлкәсендә яшәгән татарлар саны 34887 кешегә кимегән. Бу – шул вакыт эчендә биредәге татарлар 23 процентка кимегән дигән сүз. Оренбург өлкәсенең Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдус Дәүләтов фикеренчә, чынлыкта төбәктәге милләттәшләребез саны, күп дигәндә, 10 процентка гына кимегән булырга мөмкин.

– Оренбургта татарлар 29,9 процентка азайган дип чыгардылар. Әмма бу саннар дөреслеккә туры килми. Чынлыкта бездәге татарлар, күп дигәндә, 10 процентка гына кимегәндер. Монда төп сәбәп – кеше факторы. Халык санын дөрес исәпләмәгәннәр. Шул ук авылда шул ук кешеләр яшәп ята бит. Алар бар, алар беркая да югалмаган. Һәркайсы үз урынында, – ди Илдус Дәүләтов.

Җанисәп нәтиҗәләре буенча Мәскәүдә, Чиләбе, Свердловск, Ульян, Оренбург өлкәләрендә татар халкының аеруча нык кимүе күзәтелә. Әйтик, шул ук Ульян өлкәсендә татарлар 38,5 мең кешегә кимегән. Өлкәнең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, Иҗтимагый палата әгъзасы Рәмис Сафин исә бу саннарга гаҗәпләнми.

– Бу саннардан трагедия ясамас идем. Ник дигәндә, җанисәпне оештырганда кытыршылыклар күп булды. Аның онлайн рәвештә узуы да йогынты ясады. Өлкән буын вәкилләре тиешенчә катнаша алмады. Өченчедән, моңа Ульян өлкәсендә катнаш никахларның күп булуы да йогынты ясады. Аларның балалары татар булып язылмый бит инде. Катнаш никахтан руслар туа, – ди ул.

Төмән өлкәсе татарлары конгрессының башкарма комитет рәисе Ринат Насыйров җанисәпне уздыру тәртибеннән дә, аның нәтиҗәләреннән дә канәгать түгел.

– Җанисәп «узганмы – узган» рухында башкарылган эш кебек булды. Элек халык санын алу күбрәк калаларда житешсезлекләр белән узган булса, быел ул авылларда да бик түбән дәрәҗәдә үтте. Без үзебез дә 2010 елдан бирле күп ялгыш адымнар ясадык. Шул ук ипотека программасы аркасында авылларда яшәүче бик күп татар шәһәргә күченде. Шул рәвешле алар 90 процент руслар яшәгән җирлеккә килеп урнашты. Аларны үзебездә тотып калу өчен мәдәният, мәгариф буенча да эшләрне эшләп өлгермәде, – ди ул. – Аннары без зур шәһәрләр янында урнашкан татар авылларының акрынлап калага кушылып китүен дә сизми калдык. 1 мең кеше яшәгән, 90 процентын татарлар тәшкил иткән авылда 25 катлы 4–5 йорт пәйда булды. Шул рәвешле 90 процент татардан 10 процентка гына калдык. Аның өчен монда башка милләт вәкилләре килеп тулды. Мәктәп тә балалар бакчалары да башка дәрәҗәгә күчте. Безнең Кырымкүл авылында 1450 бала укый торган өр-яңа мәктәп төзелде. Шунда нибары 450 татар баласы укый.

Алга таба ни эшләргә?

Тарихчы Айрат Фәйзрахманов фикеренчә, җанисәп нәтиҗәләре шик уята икән, аерым төбәкләрдә, муниципалитетларда социологик тикшеренүләр уздырырга кирәк. «Аның нигезендә саннарда күпмегә хата киткәнен төгәл карый алабыз. Ә бездә мондый социологик тикшеренүләрнең 2015 елдан бирле уздырылганы юк инде», – ди тарихчы.

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков исә һәрбер төбәктәге татар оешмаларына мөрәҗәгать итеп, андагы җирле җанисәп  комиссияләре аша татарларның кая киткәнлеген белешергә кирәк, дип саный. Республикага күченеп килүчеләргә дә игътибар итү яклы ул.

– Безгә татарның санын гына түгел, сыйфатын да күтәрергә кирәк. Республика, икътисадый яктан тотрыклы төбәк буларак, читтә яшәүчеләрне бик нык җәлеп итә. Безгә күченеп килүчеләр күп. Әмма аларны кабул иткәндә, милләтләренә дә игътибар итәргә кирәк. Безнең сан алар хисабына да кими бит, – ди галим.

Ничек кенә булмасын, итәк-җиңнәрне җыеп, тагын ун елдан булачак чираттагы җанисәпкә бүгеннән үк аяк киенер чак. Васил Шәйхразыев фикеренчә, Россиядә 5,5 млн татар яши икән, Татарның үсеш стратегиясен һәр гаиләгә җиткерергә кирәк.

– Ничек кенә авыр булса да, безнең фикер һәр кешегә барып җитәргә тиеш. Катнаш никах булганда да, татар гаиләсе булып, балалар татар телен беләләр икән, шулай итеп халык санын арттырып була. Тарих аша татарларның бердәм булуын күрсәтергә кирәк. Оешмаларга барып, дөрес анализ ясарга кирәк. Ныклы аналитика булсын иде. Горур халык булып, башыбызны күтәреп алга барыйк. Барыбыз да гаепле дип, башны иеп йөрү дөрес булмас, – диде Милли шура рәисе.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү