Бердәм пособие алу өчен 50 мең гариза кергән

Татарстан Социаль фондына йөкле хатын-кызлар һәм 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләрдән бердәм пособие алуга 50 мең гариза кергән. Фонд башлыгы Эдуард Вафин әйтүенчә, белгечләр, мөрәҗәгать итүче турында дөрес мәгълүматлар җыю өчен, һәр гариза буенча төрле ведомстволарга 30дан артыграк запрос җибәрә. Шуннан соң, мәгълүматлар эшкәртелеп, тиешле карар кабул ителә. Гариза 10–30 эш көне эчендә карала. Җавап шәхси кабинетка юллана.

3 яшькә кадәрге беренче балага пособие түләү буенча да гаризалар кергән. Хәзер ул, яңа кагыйдәләр буенча, бердәм пособие рәвешендә рәсмиләштерелә. Бала 2023 елга кадәр туган очракта, түләү иске шартлар буенча: мөлкәтне исәпкә алмыйча, гаилә кереме югарырак булган очракта да рәсмиләштерелә.

Яңа пособие яшәү минимумыннан кимрәк керемле гаиләләргә бирелә. Тагын бер шарты: балалар һәм ата-аналары Россия гражданлыгына ия булып, безнең илдә яшәргә тиеш. Түләү билгеләнгәндә, гаиләнең керемнәре һәм милке, шулай ук ата-ананың мәшгульлеге исәпкә алына.


Фикер өстәү