Татарстанның 55 мең укучысы максималь пособие алачак

8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балаларга айлык максималь күләмдә пособие Татарстанның 55 мең укучысына бирелә. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итә.

Гаиләләргә түләү күләме балага билгеләнгән яшәү минимумына туры килә. Татарстанда бу күрсәткеч 11 мең 476 сум тәшкил

Татарстан буенча Пенсия фонды бүлекчәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, пособие билгеләнгәндә мохтаҗлык критерийлары, шул исәптән табыш һәм гаилә мөлкәте исәпкә алына. Түләү суммасы төбәктәге балага 50%, 75% яки 100% яшәү минимумы дәрәҗәсендә бирелә ала.

Гаиләдә бер кешегә керем җан башына туры килгән яшәү минимумыннан түбәнрәк булган очракта, пособие күләме 75% ка кадәр күтәрелә. Шул ук вакытта гаиләнең уртача кереме яшәү минимумыннан кимрәк икән, түләү күләме максималь күләмгә җитә.

Пособие алу өчен дәүләт хезмәтләре порталында яки Россия Пенсия фонды һәм КФҮнең клиент офисларында гариза бирергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 нче гыйнварыннан Россия социаль фонды 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә һәм иртә срокларда исәпкә баскан йөкле хатын-кызларга универсаль пособие түләячәк. Ул алты төр түләүне берләштерәчәк: йөкле хатын-кызларга пособие; беренче һәм икенче бала өчен айлык түләүләр; мәҗбүри социаль иминиятләштерелмәгән гражданнарга бала карау буенча пособие; 3 яшьтән 8 яшькә кадәр һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр.


Фикер өстәү