Фәрит Мөхәммәтшин: «Төрекмәнстанның һәм Татарстанның тугандаш халыклары арасындагы дуслык елдан-ел ныгый бара»

Бүген Казанда Халыклар дуслыгы йортында Төрекмәнстан белән Россия Федерациясе арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 30 еллыгына багышланган фәнни-мәдәни чара узды. ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чарада катнашучылар һәм кунаклар адресына котлау юллады.

Тантанада катнашучыларны ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова сәламләде. Ул ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән котлау сүзләрен ирештерде.

«Төрекмәнстанның һәм Татарстанның тугандаш халыклары арасында елдан-ел дустанә мөнәсәбәтләр ныгый. Әлеге багланышларга Рөстәм Миңнеханов һәм Гурбангулы Бердымөхәммәдов тарафыннан булган даими игътибар төрле яклы хезмәттәшлегебезне алга таба да тирәнәйтергә өмет бирә. Узган атнада Татарстан Республикасы Президенты «Экспо Дубай»да Төрекмәнстан павильонында булды, зур кызыксыну белән милли күргәзмә һәм илнең 3D-фильм аша перспектив проектлары белән танышты», — диелә котлауда.

Фәрит Мөхәммәтшин Төрекмәнстанның Казандагы Генераль консуллыгы һәм Татарстанның Төрекмәнстандагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге Төрекмәнстан белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтә.

«Бүгенге чараның Татарстан халыклары дуслыгы йорты узуы тирән мәгънәгә ия. Татарстанның төрекмән җәмәгатьчелеге һәм Төрекмәнстанның татар җәмәгатьчелеге үзара дустанә мөнәсәбәтләрне үстерүгә зур өлеш кертәләр, үзара хезмәттәшлекнең уңай социаль-сәяси фонын ныгыталар. Барлык юнәлешләр буенча да күршеләрчә хезмәттәшлекнең шактый тәҗрибәсе тупланган, дәүләтләребезнең үзара файдалы сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, гуманитар элемтәләре үсә», — дип ассызыклый Татарстан халыклары ассамблеясе Советы рәисе котлавында.

Фәрит Мөхәммәтшин алга таба да тупланган тәҗрибә Россия-Төрекмәнстан стратегик партнерлыгы кысаларында Татарстан һәм Төрекмәнстан халыкларының тугандаш мөнәсәбәтләрен киңәйтүгә һәм тирәнәйтүгә юнәлдерер, дигән ышаныч белдерә. «Төрекмәнстаннан булган дусларыбызны дипломатик мөнәсәбәтләрнең 30 еллыгы, шулай ук изге Рамазан ае башлану белән чын күңелдән котлыйм! Барыгызга да сәламәтлек һәм барлык башлангычларда уңышлар телим!», — диелә котлауда.

Чарада катнашучыларны шулай ук Россиянең Казандагы Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Радик Вахитов, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов, Төрекмәнстанның Казандагы Генераль консулы Атадурда Бәйрәмов сәламләде. Генконсул Төрекмәнстанның Россия төбәкләре, аерым алганда, Татарстан белән тыгыз хезмәттәшлеген билгеләде.  «Татарстан Республикасы белән безнең күптәнге, җылы һәм тугандаш мөнәсәбәтләр, — диде ул. — Без сәяси, икътисадый, мәгариф өлкәләрендә мөнәсәбәтләребезне үстерәбез. Татарстанда өч меңгә якын студент төрле югары уку йортларында укый. Безнең  Генконсуллык, ТР Президентының актив ярдәме белән, узара мөнәсәбәтләр үсешенә үз өлешен кертәчәк дип ышанабыз».

Төрекмәнстан һәм Россия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 30 ел тулу уңаеннан очрашуда шулай ук Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков, Венгриянең Казандагы Генераль консулы Адам Штифтер, Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Фәриддин Насриев, Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консуллыгының Вице-консулы Масуд Моллаи, Беларусь Республикасы илчелегенең Казандагы бүлеге җитәкчесе Виктор Щетько, шулай ук республика министрлыклары һәм югары уку йортлары вәкилләре катнашты.


Фикер өстәү