Рифат Зарипов концертыннан соң уйланулар: «Оят булды миңа… сезнең өчен»

2 апрель көнне Татарстанның атказанган артисты Рифат Зарипов концертында булырга туры килде. Миңа аның бар җырлары да ошый. Сүзләре мәгънәле, күңелгә үтеп керә. Рифат Зарипов гел минем белән ул. Кухняда яшибез дисәм дә була. Коймак пешерсәм дә, бәлеш ясасам да, кыстыбый бөксәм дә – Рифат җырлап тора.

Быел өйдәгеләргә әйтеп куйдым: мине сөендерәсе килгән кеше Рифат Зарипов концертына билет алып бирсен! Әйттем дә оныттым инде. Тик кечкенә кыз онытмаган. Ашханәдә ашыйсы акчасын җыеп барган. Билет бәясен түләргә акча җыя алмаса да, күңел булды. Сабыйның акчасын кире үзенә биреп, бер ай алдан Рифат концертына көнен шимбәгә туры китереп билет алып кайттым.

Үч иткәндәй, шул көнне сыкраган теш ныклап сызлый башлады. Аңкавы белән әрни. Күпме көткән концертны да калдырасы килми. Иремә авыз ачарга, үземә дару эчәргә сулар кыстырып концертка юл тоттык.

Концерт матур башланды. Рифатның мәзәкләре дә урынлы гына ябышып барды. Оста да инде үзе! Җырлары рәхәт. Барсында белгәнгә, теш тә онытылды, дару барып җиттеме, җырлата башлады. Биюче егетләрнең киемнәренең матурлыгы, аны җыр саен алыштырып торулары, алардагы энергетика– шаккатып утырдым. Әле бит барабандагы егет безнең авыл оныгы. Шунысына да горурланып куйдым. Кыскасы, мин сәхнәдә яшим кебек иде. Тәнәфес барысын да харап итте. Рифат халыкны авыз ачып керегез дип озатып калса да, күбесе аны ябарга онытып керде.

Әбри Хәбриев: «Салмыш, тиле-милеләрне уйнап йөргән чакта, бу тормышта да юләрдер, диделәр»

Икенче өлеш баянчы тезмәсеннән башланды. Сәхнәгә затлы кәчтүм-чалбарлы абзый түзмәде, менеп бии башлады. Аны күреп, янына бер кызыл кофталы хатын йөгереп чыкты. Тетәләр биеп. Менә берзаман Рифат үзе чыкты. Көй туктаса да, абзыйлар тыпыр-тыпыр биюен дәвам итте. Календарь өмет итеп тыпырдаулары булгандырмы инде. Бераздан болар урыннарына төшеп китте. Рифат кире чакырып мендерде. Шулвакытта абзыйдан килгән искә Рифат чайпалып китте. Кыланган була инде. Әмма абзый кәефен күтәргән иде. Ул хәтта, Рифатка кәчтүмен бүләк итмәкче булды. Җырчы аны көчкә ипләп сәхнәдән төшереп җибәрде. Шушы өлештә әллә нишләдем. Теге кухнямда гына җырларын тыңлаган булсам дим…

Юк, Рифат түгел, әдәпсез кешеләр күңелне әллә нишләтте. Тамашачының үз-үзен тота белмәвенә борчылып кайттым. Җырчы белән утырган урыннан кычкырып син дип кенә сөйләшүләр, ни уйласа шуны кычкырып әйтүләр. Миңа бераз оят булды. Теге кешеләр өчен. Сәхнәгә менгән Данир Сабировка да уен-көлке сөйли башлагач, төртмәле сүз әйтүче ханым табылды. Нәрсә соң бу, дим? Син концертка килгән икән, кунак кына, утыр тыйнак! Юк! Рифат алга төшкәч, каршысына килеп селфи ясарга тырышулар…

Мин тәнкыйтьче дә, концерт белгече дә түгел. Гади тамашачы. Соңгы вакытта берничә концертка бардым. Һәм тамашачының тәртипсезлегенә шаккатып кайтам! Җырчыны зурлап торып басып кул чабулар сирәк күренеш хәзер. Соңгы чыгыш икәнне сизеп алуга, чыгып китә башлыйлар. Берәүнең дә концерт залыннан чыкмыйча калганын ишеткәнем юк иде әле. Күңелгә тиде бу күренеш. Театрда да шул ук хәл, әдәби кичәләрдә дә шушыны күзәтәсең. 2-3 сәгать утырып торырлык булмагач, нигә киләсез соң ул чараларга? Татар концертларының дәрәҗәсен ник төшерәсез соң?

Ләйсән Мәхмүтова: «Әти кебек мин – барган җиремдә шаярып, көлеп йөрим»

Артист белән тамашачы арасында күпер булырга тиеш. Ике якны аерып торыр өчен. Дөрес, соңгы вакытта җырчылар халыкка якын булам килеп гадиләшә, ә тамашачыга шул кирәк. Сәхнәгә менеп басар иде инде. Инстаграмда нәрсә теләсә шуны язып, начар сүзләр җиткерүче дә шул тамашачы бит инде. Инде хәзер Инстаграмсыз калган халык концерт залыннан фикер җиткерә. Бу күренеш җырчыларның үзенә дә ошый микән? Шикләнәм. Алар дәшми инде. Тамашачыны югалтасы килми. Ничек итсә итә, түзү ягын карый. Ә бит, биисең, җырлыйсың, салып кереп күңел ачасың килсә – сикереп була торган концертлар да бар. Шунысына йөрергә кирәк. Рифат концерты ул – балачак хисләрен уятып, әбиле чакларга алып кайтып, туганнарның кадерен белеп, яратканың белән бәхетле яшәргә өйрәтә торган җырлардан тора!

Тамашачылар үз урынын, җырчы үзенекен белсен иде. Тамашачы югалыр димәгез, сез аларны сәхнәдән тәрбияләргә тиеш. Кем концертына нигә барганнарын белеп килсеннәр!

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: «Татар-информ»


8 фикер

  1. Бик дөрес язылган. Әдепсезлек, тәрбиясез күреп кайтасың хәзерге тамашалардан.Молодец!

  2. Шундый күренешләр электә бар иде инде. Бигрәк тә кыш көне, кием белән килгән чакларда, аеруча спектакль азагында, киемгә чыгып йөгерүчеләр бик күп була. Менә шул чагында артистлар да чыгыр йөгерсә, нәрсә уйлар иде микән теге чыгып йөгерүчеләр. Күп түгел ул тәртипсезләр, ләкин бер мичкә балга дегетне чүмечләп салалар.

  3. Бик дөрес. Алдан чыгып китүчеләр өчен һәр концертта оялам. Басып кул чабып рәхмәт белдереп, күңелле үткән кичтән үзең дә кәнагәтъ булып кайтасы урында. Билет алып килүеңнең кадерен бетереп, артистка тиешенчә рәхмәтеңне белдермәслек булгач телевизордан күрсәткәнне карап утырырга да мөмкин. Өйгә ашыгасы да юк. Сузылып беткән ыштаннан, төсе уңган халатлы хатының янына утыр да кара. Сез дә хатыннар, ирләрегезнең күзләре читкә төшә дип зарланмагыз. Алар бит сезне өйдәге кием белән күрәләр, ә күз матурны ярата!

  4. Электан булмаган тагын бер куренеш: концерт вакытында алкоголь эчемлек эчучелар кубая бару.Термостан чай яки кофедыр дисан, юк аракы эчалар икан.

  5. Әйе, тамашачы үзгәрде. 5 март Фирдүс Тямаев концертында шак катып кайттык. Ул тых-быз йөреп торулар, Фмрдүс тә нерва бетереп «Кая барасың?» дип кычкырып тормый, шул термостагы суларыннан соң үзгәреп, акырып утырулар, күңелгә тия башлады…

  6. Мин дэ шаккатам тамашачыга, сонгы чыгышта торып чыга башлыйлар. Эдэпсезлек инде бу, концерт буе тузеп утыралар э сонгы биш минутка туземнэре бетэ мескеннэрнен. Халык хэзер ваемсыз. Анын каравы гаеп табарга, кием тикшерергэ, гэйбэт сатарга, узен генэ хаклы санарга бик оста. Автор белэн тулысынча килешэм. Уз фикеремне качып та эйтмим. Мина да бик оят халык очен. Килгэнсен икэн концертка яисэ театрга кара син ихтибар белэн хормэт итеп. Ошамый икэн башка килмэ генэ.

  7. Без дэ булдык ул концертта, рэте рэте белэн колхоз кырындагы эндри вакытындагы кебек термос пакетларны ачып ашап утырулар, бер дэ килешми минемчэ,

Фикер өстәү