Газ – сумнарга, санкцияләр көчәйтелә, ашкынып кораллану көчәя

Үткән атнаның төп яңалыкларын без язманың исеменә чыгардык. Яңалыклар барысы да Украина кризисы тирәсендә бөтерелә. Хәтта ялларда Европадагы зур булмаган ике дәүләттә үткән сайлауларга да сәясәтчеләр шул кризис призмасыннан бәя бирәләр. Ике илдә дә Россия тарафдарлары җиңде. Сербиядә Президент урындыгын Вучич саклап калды, Венгриядә парламент сайлавында Орбан партиясе күпчелек тавышны алды. Мәскәү өчен кечкенә булса да уңай фон болар.

Газ төенен яклар икесен дә канәгатьләндерерлек формула табып чишеп киләләр. Сәүдә валютасы элеккечә диярлек кала, көнбатышлылар евро белән түлиләр, әмма –  «Газпромбанк»ка. Соңгысы исә газ сатучыларга акчаны сумнарга әйләндереп күчерә. Европа Россия газыннан әле генә баш тарта алмый, чөнки күләме артык зур. Ул күләмнән баш тарту күтәрә алмаслык энергетик кризиска китерер иде. Әмма көнбатышлыларның стратегиясе – дошманга әйләнгән ил углеводородыннан акрынлап баш тарту.

Дөньяның мәгълүмат кырына Россия хәрбиләре үткән атнада калдырып киткән Буча шәһәрендәге вәхшәтнең фото һәм видеоматериаллары таралды. Чәчләрне үрә торгызырлык күренештә украиннар Россия хәрбиләрен гаепли. Россиянең Оборона министрлыгы әлеге фотоларны чираттагы провокация дип атады. Җитмәсә, фотолар алар чыгып китеп, берничә көн узгач кына барлыкка килде. Бу уңайдан Көнбатыш Мәскәүгә санкцияләрнең яңа өлешен өстәргә вәгъдә итә. Шул ук вакытта Вашингтоннан Мәскәү Киев белән килешүгә барса, санкцияләрнең алыну ихтималлыгына да ишарә итәләр.

Санкцияләр белән беррәттән Европа дәүләтләре ашкынып кораллануның яңа стадиясенә күчәләр. Америка Украинага авыр кораллар – танклар һәм һава һөҗүменә каршы торуның куәтлерәк системаларын бирүне анонслады. Мәскәүнең реакциясен көтәләр. Бу хакта җомга көнне New York Times газетасы хәбәрнең чыганагын яшереп игълан итте. Сүз элек Варшава договорына кергән илләрдәге совет танкларын хәрби операция мәйданына китерү хакында бара.

Германия үзенең Россия ракеталары алдында көчсез булуын аңлап пошаманга калды. Берлин ашыгыч рәвештә Израильнең яисә АКШның ракета һөҗүменә каршы тору системаларын сатып алу юнәлешендә эш башларга җыена. Бундесверның генераль инспекторы Эберхард Цорн: «Хәзергә бер генә нәрсә ачык: андый системаларны эшләү өчен безнең вакытыбыз да, акчабыз да юк», – дип белдерә. Немецлар Израильнең Arrow-3 ракетага каршы тору системасын яисә Американың мәшһүр THAAD комплексын үзләрендә булдырырга телиләр.

Төрекләр үзләре күптән түгел җитештерә башлаган HISAR O + уртача ераклыктагы  һава һөҗүменә каршы тору системасын сатарга ниятләп рекламалый башладылар. Илнең тышкы эшләр министры Чаушуглы бу системаларның «Байрактар» һөҗүм итүче дроннары кебек үк уңышка ирешүләренә өметләнүләрен әйтте. Әнкара шулай ук үткән атнада 150 километр ераклыкка оча торган яңа «Çakır» канатлы ракетасын күрсәтте. Ракетаны коры җирдән дә, диңгез платформаларыннан да, очкычлардан да (шул исәптән дроннардан да) атып була. Промороликта «Çakır» Россиянең зенит-ракета комплексын чәлпәрәмә китерә, белгечләр моңа шунда ук игътибар итте. Бундесвер вәкиленең: «Вакыт юк», – дигән сүзләре Көнбатышның ашыгыч рәвештә зур конфликтка әзерләнүенә ишарә итә. Тагын бер нәрсәне искәртик: үткән атнада Варшава АКШның атом-төш коралын үзендә урнаштыруга каршы булмавын белдерде.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

Фото: https://pixabay.com/


Фикер өстәү