Доллар беркайчан да күп булмый

Без глобаль икътисадның асты-өскә килгән мәлдә яшибез. Дөньяның COVID – 19 этеп җибәргәч мәтәлчек ата башлаган финанс системасы гаҗәп үзлекләрен күрсәтә. Миллионнар һәм миллиардлар бүген эшсез калалар һәм бөләләр, бармак белән санарлык аз санлы олигархлар катлавы исә баеганнан-байый.

2020 елгы бөек түнтәрелеш моңарчы без күреп күнеккән классик кризислардан байтакка аерыла.
И
скә төшерик әле: 2008-2009 еллар кризисы миллиардерлар бөлгенлеге һәм фәкыйрьлеккә чыккан олигархларның поезд астына ташлануы, күккә ашкан йортлардан сикерүе белән үзенчәлекле булган иде. Нәкъ менә шул чакта Америкада олигархларның гомерен саклап калуның җаен таптылар: күп итеп доллар баса башладылар һәм процент ставкаларын нульгә кадәр тигезләделәр. Кайбер илләрдә хәтта акчаның тискәре проценты кертелде. Бөтен байлыгын кыйммәтле кәгазьләрдә саклаган миллиардерлар өчен бу котылу тәгәрмәче ролен үтәде. Федераль резерв системасы акча басу станогыннан төшкән долларга биржа кәгазьләре сатып ала башлады һәм фонд базарында бәяләрне яңадан күккә чөйде. Биржа спекулянтларын бәхет басты, тик ятып кына акча ишәйтү мөмкинлеге тагын да артты. Куыклар тиңе булмаган рәвештә кабарды. Алар кайчан да булса бер шартларга тиеш иде. 2020 ел башында без, чынлап та, фонд базарында түбәнгә тәгәрәүне күзәттек. Тик ФРС станогы янә доллар ишәйтә башлады да биржа индекслары үзләренең югарыга хәрәкәтен дәвам итте. Бик гаҗәп хәл туды: предприятие эшләми диярлек, ә акциясе кыйммәтләнә. Тагын бер кызык хәл: доллар күбрәк булган саен, товарларның яшел кәгазьдәге бәясе түбән төшә. Нефть бәясенең чүпкә чыгуы аңлашыла инде. Ихтыяҗ юк «кара алтын»га. Американың үзендә товар бәяләре төшә. Ит, мәсәлән, анда берникадәр арзанайды дигән сүзләр ишетелә. Ә менә бездә, Россиядә, итнең сумнардагы бәясе күтәрелгәннән-күтәрелә. Әле менә соңгы көннәрдә генә авылда ит җыючы итнең килосын 290 сумнан ала башлады: «Шәһәргә ит җиткереп булмый», – дип әйтә ди. Кайчан гына әле аңа 250 сумнан ит тапшыру кыен иде, ялындырды, бәяне 240ка кадәр төшерү җаен эзләде. Әмма тагын бер факт бар: итнең доллардагы бәясе бездә дә төшә. Доллар
60 сум торганда, бер кило итнең уптым бәясе 4,1 долларга тигез булса, хәзер 75 сумлык доллар чорында ул 3,8 доллар тирәсе генә йөри. Хәлнең менә мондый торышы бөлдерә безне чынлыкта. Без, татарстанлылар, әйтик, әллә кайдагы американнар файдасына эшлибез. Бөлгенлектән саклану өчен, аз гына артык акчасы булганнар байлыгын резерв валютасында сакларга тырыша, чөнки белә: иртәме-соңмы сум очсызланачак. Менә бүген сумның Россия бюджеты һәм экспортлаучылар өчен кулай бәясе 100 – 120 сумнар тирәсендә, хәтта 200гә бастырсаң да, товарны читкә сатучылар каршы килмәс иде. Бюджет төзүчеләр дә, ихтимал, шундый курсны төшләрендә күрә торганнардыр. Күрсәләр, андый төшләр рас килә гадәттә.
Ни өчен доллар күбрәк баскан саен, кыйммәтрәк йөри дигән сорауның җавабын ачыклыйк әле башта. Бөтенләй диярлек алтын белән тәэмин ителмәгән кәгазь бит ул. 2015 елда АКШның алтын запасы долларны 15 процентка гына тәэмин итәрлек булган. Хәзергесен исәпләү дә кыен, чөнки станоклар доллар залпын атып кына тора. Ә менә Россиянең Үзәк Банкы соңгы елларда алтын запасын ике тапкыр арттырса да, сум бәясе төшә генә. Дөрес, Россия сумының 2015 елда алтын белән тәэмин ителеше 0,12 процент кына булган. Әмма алтын белән капланыш хәзерге валюталарның кыйммәтендә бернинди дә роль уйнамый диярлек. АКШ доллары бөтен дөньяда җитештерелгән товарлар белән тәэмин ителә. Хикмәт менә шунда. Якут алмазлары да, Магадан алтыны да, Яңа Зеландия ите һәм сөте дә, Кытай товарлары да, Көньяк Африканың табигый байлыклары да, Чили бакыры да, Европаның автомобильләре һәм очкычлары да долларга сатыла. Менә шуңа күрә доллар беркайчан да күп булмый. Океан артында моннан бик оста файдаланалар: акча җитми башласа, аны басалар да эмиссион табыш дигән табыш алалар. Доллар тагын бер ысул белән ныгыта үз мускулларын: процентлы кредит буларак безнең предприятиеләргә килә дә, бөтен ил белән процент түләп азапланабыз инде аннан соң. Безнең җитештерүчеләрнең катлы-катлы җелеген суыра. Халыкныкын да инде. Татарстан бюджетын да сыга, мәсәлән, икътисадның долларга бәйле булуы. Үткән ел табышка эшләгән Түбән Кама «Нефтехим» предприятиесе быелның беренче кварталында зыян күрде. Әйе, әйе, кризис нәтиҗәсендә сату да кимеде, әмма төп югалту чит илдән алган валюта кредитының сум курсы төшүе нәтиҗәсендә кыйммәтләнүе сәбәп­ле. Бу зур предприятиенең зыянга эшләве республика бюджетын байтак табыш салымыннан мәхрүм итә. Федераль бюджет өчен генә ярый ул долларның үсүе. Алар кулында барлык валюта резервлары.
Комплектлаучы детальләрне чит илдән сатып алучы бизнес нишли доллар кыйммәтләнгәндә? Бөлә, билгеле. Бик яхшы дигәндә табышы кими. Россиядә бит куертылган сөтне дә валютага сатып алынган пальма маеннан ясыйлар.
2014-2015 елларда Россия җитәкчелегендәге кайбер сәясәтчеләр доллар зонасыннан чыгу турында шаулап алганнар иде бераз. Нефтьне сумнарга сату идеясен калкыттылар. Тик тормышка ашмады андый хыяллар. Халыкара исәп-хисапта долларны тыйса, Россия чит ил товарларын һәм комплектлаучы детальләрне нинди акчага сатып ала? Сумнарга безгә беркем дә берни дә бирмәячәк бит. Сумнарда сәүдә итү өчен, аны бөтен дөнья илләренең резерв валютасы итеп танулары кирәк. Чималдан башка берни дә җитештермәгән илнең акчасы андый югарылыкка күтәрелә алмый. Алтын белән тәэмин ителгән сум чыгара башласаң гына инде. Әмма монысына да янкилар юл куймаячак. Бер ил җитәкчесе хыялланган иде алтын акча чыгару турында. Исеме – Мөгаммәр Каддафи. Менә шундый сәбәпләр аркасында доллар белән эш итәргә туры килә. Дәүләт тә доллар запаслары җыя, чит илгә чыкканда да сумнарны валютага алыштырабыз, чөнки беләбез: чикнең теге ягында сумнарга берни дә бирмиләр. Аз гына артык акчабыз булса да аны долларга алыштырып саклау җаен карыйбыз. Россиялеләрнең матрас астында «кара көн»гә дип җыелган ничә миллиард доллары ятадыр, хәзер мәгълүм дә түгел инде. Менә шундый үле капитал да бик тоткарлый икътисад үсешен.
Менә федераль Хөкүмәтне иренмәгән бөтен кеше сүгә бит бүген: чит илләрдәге кебек, халыкка акча өләшми, диләр. Оппозиция лидерлары бик яратып куерта инде мәсьәләне. Кремльнең абруен төшерү өчен менә дигән корал итеп файдаланалар. Ул лидерлар акчага тилмерми, билгеле. …Һәм һәркайсы акчасын долларда саклый һәм чит ил банкларында тота. Күктән халыкка ярдәм акчасы ява башласа, эчке базарда бәяләр үсә, доллар кыйммәтләнә һәм халык берни дә отмый, тагын да фәкыйрьләнә генә. Ә валюта запасы булганнар рәхәт чигә андый вазгыятьтә. Финанс министры Силуанов та нәкъ шулай аңлатты бу проблеманы: «Без резерв валютасы бассак, вертолеттан триллионлаган сум акча ыргыта алыр идек», – диде. Халык­ка доллар өләшсәң генә инде. Тик өләшерлек булсын өчен, кулыңда доллар станогы тоту кирәк шул.
Долларның мондый басымчаклыгы кайчанга кадәр дәвам итәр, әйтүе кыен. Типография кәгазеннән доллар ясап чыгару белән чамасыз мавыгу янкиларны иртәме-соңмы бер чиккә китереп терәр, әлбәттә. Хәзер үк дөнья илләрендә доллар башбаштаклыгыннан ризасызлык үсә. Берәүнең дә Америка икътисады өчен бил бөгәсе, тир түгәсе килми. Шуңа күрә без озак сроклы перспективада долларның да чүпкә әйләнәсен фаразлыйбыз. Алтын акча этеп чыгарачак икътисадтан барлык резерв валюталарын да. Бүген дөньяда барган барлык сугышлар менә шул алтын акча пәйда булмасын өчен алып барыла да инде. Вакыйгалар хәзер бик тиз үзгәрә. Вашингтонда АКШ – Кытай конфликтын төйниләр соңгы көннәрдә. Бу конфликтның зур сугышка әверелү ихтималы бик югары. Пекинның бугазыннан бер янкилар гына түгел, европалылар да тотарга кызыга. Вакыйгаларның мантыйгы буенча COVID – 19 кризисы хәрби конфликт белән төгәлләнергә тиеш. Түнтәрелгән икътисадны торгыза алмасалар, шундый конфликтка барачак державалар. Тик әле быел икътисади хәл акрын гына җайлана башлар дип өметләник. Шуңа күрә доллар беркайчан да күп булмый дигән сүзләр әлегә үз көчендә кала.

Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ

 

фото: pixabay.ru


Фикер өстәү