Фермер Гөлназ Щукина: «Халык химия ашап туйды»

Кайбыч районының Чүти авылында яшәүче фермер Гөлназ Щукина әйтүенчә, азык-төлек базарындагы бүгенге вазгыять – Татарстан фермерларының продукцияләрен тәкъдим итәр өчен яхшы мөмкинлек.

– Халык химия ашап туйды. Алар хәзер табигыйлеккә өстенлек бирә, – дип фикер йөртә эшмәкәр. – Шуңа күрә яхшы, сыйфатлы продукциягә ихтыяҗ һәрвакыт булачак. Ә туган җирдә үстерелгән һәр нәрсә табигый, чиста һәм һичшиксез тәмле. Мин ит продуктларын чит илдән кертелә башлаган вакытларны хәтерлим. Һәм шул вакытларда: «Без үз илебездә дә сыйфатлы ярымфабрикатлар, казылыклар ясап, аларны матур төргәкләргә төреп сата алабыз бит», – дип уйлыйм идем. Бүген безнең кебек урта кул эшмәкәрләргә үз-үзләрен күрсәтер һәм сыйфатлы продукция җитештерү буенча эшчәнлекне киңәйтергә мөмкинлекләр ачылды.

Гөлназ ханым – фермерлар династиясеннән. Әти-әнисе дә, абыйсы да гомер буе авылда, терлек арасында җиң сызганып эшләүчеләр. Бүген дә эшләрен бергәләп алып баралар. Моңа кадәр бухгалтер булып эшләгән Гөлназ Щукинага өч ел элек әтисе исемен йөртүче «Йолдыз» кооперативында технолог һөнәрен үзләштерә башларга туры килгән.

– Әти-әнигә ярдәм кирәк булгач, гаиләм белән Казаннан күченеп кайттык, – дип искә ала ул вакытларны эшмәкәр. – Башта авылда сәркатип булып эшләдем. Кооператив буларак берләшкәч, технолог булырга туры килде. Баштагы вакытларда авырлыклар да булды. Иң авыры итне ысларга өйрәнү иде. Килеп чакканчы шактый тырышырга туры килде. Киңәш сорарга да кеше юк, чөнки якын-тирәдә без – беренче. Эшли-эшли шомарырга, сатып алучыларның фикерләрен, теләк-тәкъдимнәрен белешеп, камилләшергә туры килде. Киләчәктә кооперативларга кешеләрне шундый һөнәрләргә укыту мөмкинлеге дә барлыкка килсен иде.

Ни өчен Татарстан фермерлары интернет сәүдәгә кушылырга ашыкмый — «ВТ» ачыклады

Узган ел исә ул «Россельхозбанк»ның «Фермерлар мәктәбе» проектында катнашып, 4 миллион сумга якын грант отып, үз фермасын ачкан. Беренче эш итеп 50 үгез һәм ит ташыр өчен машина сатып алганнар.

– Бу ферманы ачу хыялы сыйфатлы продукция җитештерергә теләгәнлектән барлыкка килде. Кооператив әгъзаларында эшкәртү өчен ит бетеп киткән вакытларда аны башкалардан да сатып алгаладык. Ләкин читтән  алган иттән казылык ясап булмаган очраклар да еш булды. Чөнки антибиотиклар, төрле кушылмалар ашап үскән малның итеннән казылык ясап булмый. Яки маллар ябык була торган иде. Гомумән, тәҗрибәле кешеләр сыйфатсыз итне шунда ук аера ала.

Гөлназ ханым бүген дә технолог эшен ташламаган. Сүз уңаеннан, «Йолдыз» кооперативы эшчәнлекләрендә яхшы күрсәткечләргә ирешү белән беррәттән, пайчылар саны буенча да республикада иң эре кооперативлардан булып санала. Аңа 300гә якын пайчы берләшкән. Үзләренең мал чалу цехлары бар.

– Цехка башка терлекләрне кертмибез, чөнки без хәләл стандартлар буенча эшлибез, – ди Гөлназ Щукина.

Кооперативта колбаса, кош һәм ат, сарык ите ыслыйлар, пилмән, кәтлит, мантый, тулма (голубцы), берничә төрле тутырма, шашлык һәм башка ярымфабрикатлар ясыйлар. Көзен казларны да шушында ыслап та, түшкәсе белән дә саталар. Халык аеруча кулдан бөккән пилмән, кәтлитне, ысланган итне яратып ала икән. Иң мөһиме – ризыкларның барысы да хәләл. Колбасаны 80 процент – ат, 20 процентын тана итеннән ясыйлар. Җитештерелгән продукцияне Апас, Кайбыч кибетләрендә саталар. Тәмле һәм хәләл ризыкларны Казан белән Чувашия Республикасына да алып китәләр. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә дә еш катнаша алар. Аның сүзләренә караганда, моңа кадәр итнең бер килограммын 390–400 сумнан сатканнар. Чыгарылган итне исә 450 сумга тәкъдим иткән булганнар. Тик бу айдан ит бәяләрен бераз күтәрергә планлаштырып торалар.

«Булганда алып калыгыз»: Татарстанда ит кытлыгы бармы?

– Беренче елларда сату авырдан барды, чөнки халык алдында ышаныч казанырга кирәк иде. Өч ел дәвамында халыкның нәрсәне ныграк яратуын өйрәндек. Безнең халыкка олы мал ите булсын. Аларның тавыкка исе китми. Безнең итнең һәм җитештергән продукциянең сыйфатлы булуына инанган кешеләр күп хәзер. Өч ел буена бездән генә сатып алучы клиентларыбыз бар. Яңалык буларак, абыем сарделька ясый башлады, чөнки минем моңа аппаратым юк. Үгезләр өчен дә ул җаваплы, ышанычлы уң кулым. Ә апа белән җизни продукцияне Казан ярминкәсендә сата. Кыскасы, бөтен гаиләбез белән авыл хуҗалыгы өчен тырышабыз, – ди Гөлназ Щукина.

 

Зөһрә Садыйкова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү