Чаллыда 18 яшьлек Богдан Галләмовны эзлиләр. Агымдагы елның 11 февралендә ул өйдән чыгып китә һәм кире кайтмый.
Егетнең буе 175-180 сантиметр, төз гәүдәле, «р» хәрефен авыррак әйтә. Кара чалбар, куртка, бүрек һәм кышкы кроссовка кигән.
Егетне күрүче булса 112 номеры буенча шалтыратып хәбәр итүне сорыйлар.