«Булганда алып калыгыз»: Татарстанда ит кытлыгы бармы?

Соңгы ике атнада халык арасында: «Татарстанда ит кытлыгы башланырга мөмкин  икән», – дигән хәбәрләр йөри башлады. Әлеге сүзләргә иткә кинәт бәяләр күтәрелү дә өстәлде. Шуңа бәйле рәвештә халыкның шик-шөбһәсе тагын да артты. Бәяләрнең кисәк күтәрелү сәбәбе нидә? Татарстанда ит дефициты булу куркынычы дөреслеккә туры киләме? «ВТ» хәбәрчесе әлеге сорауларга җавап эзләде.

«Булганда алып калыгыз»

Билгеле булганча, һәр атнаның шимбәсендә Казанда һәм тагын берничә зур шәһәрдә язгы ярминкәләр уза. Әлеге чараларның беренче көнендә без Ямашев проспектында урнашкан «Бәхетле» кибете каршындагы ярминкә мәйданына бардык. Көзге ярминкәләр белән чагыштырганда, ит сатучыларның да, ит күләменең дә аз булуына игътибар иттек. Дөрес, ул вакытта сәгать иртәнге 9 тулып киткән иде инде. Бәлки без чыкканчы сатучылар яхшы гына сатарга өлгергән булгандыр. Чөнки өч ноктада да аларның ите бик аз калган иде.

– Булганда алып калыгыз. Тиздән иткә дә кытлык башланырга мөмкин, – диде Кайбыч районыннан килгән, әмма исемен әйтергә теләмәгән фермер ханым. – Ит бүген бик күп сатылды, шуңа күрә бездә дә аз гына калды. Халык кырылып алды, чөнки ярминкәдә ит артык күп түгел иде. Шәхси хуҗалыклар да, фермерлар да малларын киметә яки бөтенләй бетерә, чөнки азык запасының төбенә кыш көне үк төшә яздык. Терлек асраучыларга болай да җиңел түгел иде, хәзер тагын да авырлашты. Болай да очын очка ялгап баручы фермерлар эшләрен бетерергә мәҗбүр.

Ит белән бәйле вазгыятькә дөрес бәя бирер өчен ярминкәнең икенче атнасында да чыктык. Бу юлы әлеге төр продукцияне сату нокталары күп, итләр дә мулдан, төрлесен сайлап алу мөмкинлеге зур иде. Без исә берничә сатучы белән сөйләшеп алдык. Аларның берсе Яңа Чишмә районыннан килгән шәхси хуҗалык башлыгы, калганнары Буа, Спас районнары фермерлары иде. Аларның барысы да халыкка сатар өчен итнең азаюын искәртте.

– Мин малларны киметтем, чөнки үзен акламый. Быел кышны көчкә  чыктык, азык аз калды. Инде көздән үк малларны эшкәртү ягын карадык, – диде Яңа Чишмә районыннан килгән хуҗалык башлыгы.

Спас районы фермеры да аның сүзләрен куәтләде.

– Әлегә эшкәртеп сата торган малларыбыз бетте дип әйтергә була. Яздан бозаулар сатып алып, хуҗалыкны яңарта башлыйбыз. Дөрес, монда ит сатудан кергән акча бозау сатып алуга да җитми, – диде ул.

Кеше башына – 20 кг ит

Татарстан – терлекчелек белән көн итүче республика. Авыл хуҗалыгы тармагында алынган керемнең 70 проценттан артыграгы терлекчелек продукциясен сатудан керә. Узган ел гына республикада 539 мең тонна терлек һәм кош ите эшкәртелгән. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы китергән мәгълүматлар буенча, Татарстан ит белән үзен тулысынча тәэмин итә. Норма буенча, бер кешегә елына 20 кг терлек ите туры килә. Республика әлеге норманы 25 процентка арттырып үти.

– Ярминкәнең ике көнендә 139,2 тонна терлек (узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда 23 процентка күбрәк) һәм 46 тонна дуңгыз ите (узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда 100 процентка күбрәк) тәкъдим ителде, – дип аңлатма бирде безгә министрлыкның матбугат үзәге. – Беренче көнне барлык категория продукциягә, шул исәптән иткә дә сорау бик зур булды. Икенче көнне андый чамадан тыш ихтыяҗ күзәтелмәде. Озын чиратлар да, ит җитмәү проблемасы да булмады.

Аксубай районы фермерлар ассоциациясе җитәкчесе Әлфирә Шакирова фикеренчә, соңгы елларда терлек асраучылар кимесә дә, иткә кытлык күзәтелми.

– Без үзебез соңгы бер елда ярминкәләрдә сатмыйбыз, – диде ул. – Ләкин башка фермерлар итләрен тиз арада сатып бетереп кайталар. Уфада торучы туганым ярминкәдән итнең килограммын 650 сумнан алып кайткан. Итне күп дип әйтә алмыйм. Халыкта маллар бөтенләй бетеп килә – асрамыйлар. Сәбәп терлек азыгының кыйммәт булуында гына түгел, халык үзе ялкауланды. Әзергә-бәзер яшәргә өйрәнде. Без үзебез озак еллар маллар үрчетәбез. Аена 3 баш терлек суябыз. Арткы ботларын ярымфабрикатлар ясарга алып калабыз да, алгыларын 380–400 сумнан халыкка сатабыз. Файдасын күрәбез бит. Бу арада гына эшкәртә торган малыбыз юк. Танышым сорагач, эзләп караган идем. Башка фермерлар арасында да эшкәртеп сатучы табылмады. Фермерларда терлек саны кимемәде анысы. Ничек итсәләр итәләр, юлын табалар. Узган ел азык җитәрлек күләмдә әзерли алмагач, халык малларын көздән үк эшкәртте. Шуңа күрә төп ышаныч – фермерларда.

Итнең килограммы… 730 сум

Ит бәяләренә килгәндә, аларны кем ничек тели, шулайрак куя, ахрысы. Казанның Адоратский базарында алыпсатарлар итнең бер килограммы өчен 730 сум сорый хәтта. Биредә үк 680 сумга тәкъдим итүчеләр дә бар. «Казан» агросәнәгать паркында итнең бер килограммы уртача алганда 500 сум тора. Авылларда шәхси һәм фермер хуҗалыкларында сатыла торган ит бәясе 380–420 сум тирәсендә тирбәлә. Дәүләт статистикасының 18 мартына булган мәгълүматлары буенча, Татарстанда терлек итенең уртача бәясе – 437,68 сум, ә дуңгыз ите 281,1 сум дип билгеләнә.

Ит белән алыш-биреш итүчеләр, ягъни арадашчылар да ит бәяләренең кинәт өскә сикерүенә басым ясады. Хуҗалыклардан ит сатып алып, аларны комбинатларга тәкъдим итүче Рамил Абдуллин әйтүенчә, әлегә республикада ит дефициты юк.

– Дөрес, азык җитмәү сәбәпле, күп хуҗалыклар малларны симертергә куймауларын әйтә. Дефицит булырга мөмкин, дигән имеш-мимешләр безгә дә килеп иреште. Ләкин ул ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә, анысын инде вакыт күрсәтер. Ә менә бәяләр, чыннан да, кискен рәвештә өскә сикерде. Март аенда тере мал сатып алу 20–50 сумга кыйммәтләнде, – диде ул.

Билгеле, ит бәясе күтәрелүгә терлек азыгының кыйммәт булуы да йогынты ясый. Азык кушылмаларының кайбер позицияләре буенча уртача сатып алу бәяләре  – 50, ашлыкның үзкыйммәте 48 процентка кадәр артты.

Балтач районының фермер-эшмәкәре, мал чалу цехы хуҗасы Рөстәм Исмайлов фикеренчә, ярминкәләрдә тәкъдим ителә торган бәя бик арзан.

– Шәһәр халкы өчен бик арзан бәя ул, тик сатучы гына оттыра, – дип саный эшмәкәр. – Тоткан чыгымнарын, керткән хезмәтен бераз булса да аклар өчен ярминкәдә үгез ите 480 сумнан сатылырга тиеш, дип саныйм. Алыпсатарлар авыл халкыннан итнең килограммын 370–400 сумнан җыялар.

Бер сыерга – ун кеше

Рөстәм Исмайлов терлекчелек тармагында күптәннән эшли. Аның әйтүенчә, ит бәясе бер ай эчендә кинәт арткан.

– Үгез итенең күпләп сатып алу бәясе 270 сумнан 390 сумга күтәрелде. Мондый хәлнең хәтта иткә дефицит булган елларда да күзәтелгәне юк иде. Күп дигәндә дә 20 сумга арта иде, – ди ул. – Бәя күтәрелүнең төп сәбәбе – Белоруссиядән ит кертү туктатылу. Шул сәбәпле Мәскәү, Санкт-Петербург кебек шәһәрләрнең аңа ихтыяҗы артты. Ләкин узган атнадан башлап алар тарафыннан сорау кимү күзәтелә. Хәтта шактый итне кире борганнар. Димәк, Белоруссиядән итнең кабат керә башлавы мөмкин. Шулай итеп, сорау ничек кинәт арткан булса, шулай ук кинәт кимеде дә.

Эшмәкәр фикеренчә, авыл хуҗалыгында иткә дефицит сизелә. Моның берничә сәбәбе бар, ди ул.

– Беренчедән, ит читтән кертелми башлады. Безнекеләр исә аңа әзер түгел иде.  Терлекләрне кинәт кенә арттыру мөмкин эш түгел. Икенчедән, халык мал асрамый башлады, ялкауланды. Бәяләр артуда аның үзенең дә гаебе бар.  Өченчедән, узган ел терлек азыгы әзерләү белән проблемалар килеп чыкты. Хәтта эре хуҗалыкларда да запаслар бетүгә таба бара. Күп маллар көздән үк эшкәртелде. Фермадагы барлык малларын пычак астына җибәрүчеләр булды хәтта, – ди Рөстәм Исмайлов. – Без үзебезнең эштә маллар кимүен бик нык тоябыз. Бүген бер терлеккә ун кеше өмет баглый. Элек ун хайванга бер кеше карап тора иде.  Колхозлар да, халык та кем югары бәядән ала, шуңа биреп җибәрә. Көндәшлек яхшы анысы, тик кече эшмәкәрлекнең тамырына балта чаба. Соңгы ике елда бу күренеш аеруча нык сизелә. Татарстанда эшмәкәрлек 2010–2011 елларда чәчәк атты. Мәсәлән, минем чалу цехына көненә районнан гына да 40 сыер чират тора иде элек. Бүген аларны күрше-тирә районнардан, төбәкләрдән үземә эзләргә туры килә. Шулай булгач, терлек саны буенча вазгыятьне үзегез уйлап карагыз инде.

Зөһрә Садыйкова

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов

Товар атамасы Уртача бәя Бәяләрдә үзгәреш (процентларда)
11.03.22 18.03.2022
Эре терлек ите (сөяксез иттән тыш), кг 426,48 437,68 +2,63
Дуңгыз ите (сөяксез иттән тыш), кг 280, 43 281,75 +0,47
Сарык ите (сөяксез иттән тыш),кг 515,94 526,92 +2,13
Кош ите (тавык ботыннан тыш), кг 155,76 155,66 -99,94

«Татарстанстат» мәгълүматлары


Фикер өстәү