Татарстан эшмәкәрләре микрозаймга кредит каникулы алу өчен гариза бирә ала

Татарстан Икътисад министрлыгы каршындагы Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды бизнеска гамәлдәге микрозаймнар килешүләре буенча кредит каникуллары бирәчәк. Карар санкция шартларында бизнеска финанс йөкләнешен киметү өчен кризиска каршы республика чаралары пакеты кысаларында кабул ителгән.

Гамәлдәге микрозайм килешүләре буенча кредит каникуллары түләүләрне 6 айга кадәр туктатып тору мөмкинлеге бирә. Каникуллар килешү 2022 елның 1 мартына кадәр төзелгән очракта бирелә. Моннан тыш, заемчы шул ук чорга айлык түләүләрнең кимүеннән файдалана ала. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итә.

Программа шартлары буенча, кредит каникуллары тәмамлангач, кичектерелгән процентлар суммасы төп бурычка өстәлә. Шуннан соң түләү графигын яңадан исәплиләр.

Әлеге чаралар гаризаи характерда. Алардан файдалану өчен Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондына 30 сентябрьгә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Гаризаны 70 тән артык тармакта эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр бирә ала. Аларның тулы исемлеге РФ Хөкүмәтенең 337 нче номерлы карарында күрсәтелгән.

Бүгенге көндә фонд тарафыннан 82 млн сумнан артык кредит каникуллары бирүгә 29 мөрәҗәгать канәгатьләндерелгән, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.

Программада катнашу өчен гариза сканын ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының info@fpprt.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Тулырак мәгълүматны 7(843)524-90-90 кайнар линия телефоны буенча белергә мөмкин.


Фикер өстәү