Татарстан Икътисад министрлыгы социаль эшмәкәрләр өчен ташламалы микрозайм булдырган

Татарстан Икътисад министрлыгы “Социаль эшмәкәр” дигән ташламалы микрозайм булдырган. Ул социаль проблемалар һәм бурычларны хәл итүче бизнеска булышу максатын күздә тота. Ташламалы микрозайм (РФ Үзәк банкы төп ставкасының ½ өлешенә тигез күләмдәге ставка буенча) алуга гаризаларны министрлык карамагындагы Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды кабул итә.

Ярдәм “Кече һәм урта эшмәкәрлек, хосусый эшмәкәрлек инициативаларына булышу” илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында күрсәтелә. Микрозайм алуга иҗтимагый яктан файдалы максатларга ирешүгә, шулай ук җәмгыятьнең, гражданнарның социаль проблемаларын хәл кылуга ярдәм итү максатында эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр исәп тотарга мөмкин.
Микрозайм алуга гаризаны “МФЦ для бизнеса” яки Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының төбәк вәкилләре (республиканың һәр муниципаль берәмлегендә диярлек бар) аша тапшырырга була. Төбәк вәкилләре белән элемтәгә чыгу өчен кирәкле мәгълүматларны сайтта (https://fpprt.ru) Центр “Мой бизнес” бүлегендә табарга мөмкин.
Республикада бизнеска ярдәм итү буенча шушы һәм башка чаралар буенча телефон аша да (8 (843) 524-90-90) белешү мөмкинлеге бар.


Фикер өстәү