Түбән Кама зиратын цифрлаштыралар

Түбән Кама зиратын цифрлаштыру планлаштырыла.
Әлеге проект буенча, беренче чиратта, каберләрне барлап, алар турында мәгълүмат туплана.

Белгечләр телендә бу инвентаризация дип атала. Аннан соң, әлеге мәгълүмат цифрлаштырыла һәм электрон картага күчерелә.
Зиратны цифрлаштыру берьюлы берничә мәсьәләне хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк: ташландык каберләрнең саны кимү, урын сайлау һәм җыештыру буенча читтән торып мәгълүмат алу, каберләрнең төгәл исәбе булу, буш участокларны ачыклау һәм кирәкле каберне GPS буенча эзләү. Җыеп кына әйткәндә, мәетне җирләү хезмәте гадиләштерелә һәм каберләрнең электрон картасы булдырыла.


Фикер өстәү