Фәрит Мөхәммәтшин: «Бүген без яшьләргә таянабыз»

Алда зур сайлаулар көтә. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның яшь сайлаучылар, «Атмосфера» мәгариф проектында катнашучылар, КФУ карамагындагы Сайлау хокукы мәктәбе тыңлаучылары, блогер, волонтерлар белән очрашуында шул хакта сүз барды. Очрашуда Фәрит Мөхәммәтшин республикада сайлау системасын үстерү һәм парламентның әлеге процесстагы роле турында сөйләде.

Парламент Рәисе очрашуны «бик мөһим һәм вакытлы очрашу» дип бәяләде. «Озакламый яңа зур сайлау циклы башлана, – дип билгеләп үтте ул. – 2024 елда Россия Президентын сайлау булачак, шуннан соң җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын, 2025 елда – республика Рәисен һәм вәкиллекле җирле үзидарә органнарын, 2026 елда тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасын сайлау узачак. Инде быел май аенда Дәүләт Советына өстәмә сайлау көтелә. Барлык шушы сайлау кампанияләренә җитди әзерләнергә, шул исәптән кадрлар барларга, яшьләрне актив төстә җәлеп итәргә кирәк».

Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, алдагы сайлау кампанияләрендә 850 меңнән артыграк егет-кыз катнашачак. Шуның 86 мең чамасы сайлау участокларына тәүге тапкыр киләчәк. «Бүгенге очрашуда катнашучыларның күбесе алга таба кандидатка әйләнеп куярга мөмкин. Бездә яшьләрнең әзерлекле булуларына, актив гражданлык позициясендә торуларына шатмын. Бүген без башлыча яшьләргә таянабыз», – диде парламент җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин республикада парламентны булдыру һәм үстерү мәсьәләләренә аерым тукталып үтте. «Парламент һәм сайлау – сәяси системаның үзара бәйләнгән ике элементы, – диде ул. – Парламентның сыйфаты депутатлар составына бәйле. Ә бу,  үз чиратында, сайлау процессында булдырыла. Парламентта төрле сәяси партияләр һәм төркемнәр үзара уртак тел таба, бөтен халык мәнфәгатендә күпчелекнең фикере исәпкә алынып, карарлар кабул ителә».

Очрашу барышында яшьләр сайлау алды процессын камилләштерү буенча үз проектлары һәм тәкъдимнәре белән таныштырды. Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Андрей Кондратьев әйтүенчә, хәзерге вакытта яшьләр арасында байтак кына шундый проектлар гамәлгә ашырылып килә. Шуларның берсе – инде берничә ел КФУ карамагында эшләп килүче Сайлау хокукы мәктәбе. Хәзерге вакытта мәктәп тыңлаучылары булып асылда Казан университетының юридик факультеты студентлары тора. Проектка карата кызыксыну зур. Шуңа күрә Дәүләт Советы Рәисе белән очрашуда аны вузлар арасындагы проектка әйләндерү тәкъдиме күтәрелде. Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдимне хуплады.

Тагын бер проект – «Атмосфера» мәгариф программасы. Аның максаты – сайлау системасының яшьләр активын булдыру. Казан студентлары һәм мәктәп укучылары шулай ук сайлау хокукы буенча Бөтенроссия олимпиадалары һәм бәйгеләрдә катнаша.

 


Фикер өстәү