Фәрит Мөхәммәтшин: «Тормыш мине гомер буе укырга мәҗбүр итте»

Фәрит Мөхәммәтшин парламент рәисе булып эшләгән чорда 3 меңгә якын закон кабул ителгән. Ул, Җир шарын утыз тапкыр әйләнеп, гомеренең 1200 көнен командировкада уздырган. Бу саннар Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның 75 яшьлек юбилеена багышланган «Фарид Мухаметшин. Виражи cудьбы» китабын тәкъдим итү кичәсендә яңгырады. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аңа «Дуслык ордены» тапшырды.

Милли китапханәнең фойесында Фәрит Мөхәммәтшинның төрле еллардагы эшчәнлегенә багышлап, фотокүргәзмә оештырылган иде. Монда аның балык тоткан, волейбол уйнаган, ретро машиналар янында кайнашкан фотолары да урын алган. Чарага килүче кайсы депутаттан гына сорасаң да, аны зирәк сәясәтче, көчле җитәкче, ышанычлы дус, кайгыртучан гаилә башлыгы дип бәяләде. Истәлекләргә бай булган, җылы бер кичә булды бу. Лаеклы җитәкче турында башкача сөйләп тә булмыйдыр.

–  Без Фәрит Хәйруллович белән ул сәнәгать министры булып эшләгән еллардан ук  таныш. Шушы еллар эчендә аның белән бер тапкыр да ачуланышканыбыз булмады. Бу – икебезнең дә яхшы сыйфатыдыр. Үзебезнең түгел, республика мәнфәгатьләрен  кайгыртабыз. Фәрит Мөхәммәтшин белән төрле өлкәләрдә кулга-кул тотынышып эшләдек. Бернинди аңлашылмаучанлык та юк – Президент Аппараты, Хөкүмәт… бурычлар куелган һәм барлык мәсьәләләр хәл ителә. Бездә – ышанычлы парламент, бу – җитди эш. Башкарма хакимият ышанычлы парламентсыз була алмый, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент Фәрит Мөхәммәтшинның Татарстан Халыклары Ассамблеясы юнәлешендә дә зур эшләр башкаруын билгеләп үтте. Аңа уртак эш өчен рәхмәтен җиткереп: «Тормыш иптәшегез Луиза Әкърәмовна гел янәшәгездә булсын, балалар, оныкларыгыз белән тигез гомер кичерегез. Республикада да, илдә дә тотрыклылык булсын», – дип теләде.

Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев китапны югары бәяләде. «Сезнең турында язу җиңел түгел, әмма ул яхшы язылган», – диде Минтимер Шәймиев. Фәрит Мөхәммәтшинны бик тыйнак кеше дип атады. Иң авыр елларда аның Татарстан Югары Советын җитәкләвен искә төшерде. «Аның слесарьдан партия юлбашчысына кадәр күтәрелеп, катлаулы юл үтүен бик сирәкләр беләдер», – диде Беренче Президент.

Аны ТАССР сәүдә министры вазыйфасына ул үзе чакырган. Дәүләт киңәшчесе әйтүенчә, Фәрит Мөхәммәтшинның 1970 нче еллар башыннан Әлмәттә партия, хуҗалык һәм сәяси вазыйфаларда эшләве күп нәрсә турында сөйли. Ул вакытта нефть төбәге Россиядә әйдәп баручыларның берсе булган. «Бу күп кенә товарларга кытлык кичергән чак иде. Әлеге вазыйфаны башкаручы тәртипле, ышанычлы кеше булырга тиеш. Без Фәрит Хәйрулловичны сайлап алдык», – диде Минтимер Шәймиев.

Узган гасырның туксанынчы елларында Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Югары Советын җитәкли башлый. Республика суверенитет игълан иткәннән соңгы елларны  Минтимер Шәймиев сәяси көрәшнең чын сәхнәсенә тиңләде. Ул билгеләп үткәнчә, республика бик катлаулы юл узды. «Аллага шөкер, бүгенгә кадәр республика хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә дә килешеп эшли», – диде Дәүләт киңәшчесе.

Башкортстан Дәүләт Җыены Корылтай рәисе Константин Толкачев Фәрит Мөхәммәтшинны «Салават Юлаев» ордены белән бүләкләде.

– Татарстан һәм Башкортстан кебек ике дус парламент тагын бармы икән? Без күп темалар буенча фикерләшеп, киңәшеп эшлибез, – диде Константин Толкачев.

Федераль депутатлар да юбиляр турында үз фикерләрен җиткерде. Россия Дәүләт Думасы  депутаты Олег Морозов башта Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинның котлавын укыды. Аннан үзенең теләкләрен җиткерде. Аны зирәк, көчле сәясәтче дип бәяләп, гомер буе аннан өйрәнүен әйтте.

Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко видеоэлемтә аша Фәрит Мөхәммәтшин турында: «Сезнең абруегыз төбәкләр арасында гына түгел, федераль халык сайлаучылары арасында да югары. Дәүләт эшлеклесе буларак, сезне хөрмәт итәләр. Бу бигрәк тә закон чыгаручылар советында уртак эшебездә сизелә. Сезнең фикерегезгә, киңәшләргә колак салалар, чөнки тәкъдимнәр Россиянең иң уңышлы төбәкләренең берсе вәкиленнән килә. Сез танылган лидер гына түгел, искиткеч команда уенчысы да», – диде.

Фәрит Мөхәммәтшин, катлаулы елларда Югары Советны җитәкләвемә бер дә үкенмим, диде. Шулай ук үзенең татарчаны өйрәнүе турында да сөйләде. Хәер, бу хакта аннан беренче мәртәбә генә ишетмибез. Әмма күпме генә тыңласаң да, үзе бер дәрес!

– Берсендә Фәүзия Бәйрәмова утырышны ике дәүләт телендә алып баруны тавышка куюны сорады. Сүз байлыгым юк, хәзер хупласалар, сәяси бәхәскә, сөйләшүгә кереп китәсе булса, ничек сөйләшермен, дип борчылдым. Шунда үземә туган телемне өйрәнергә сүз бирдем. Көзге каршына утырып, Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллин китапларын кычкырып укый, аңламаган сүзләрне Туфан Миңнуллиннан сорый идем. Тормыш мине гомер буе укырга мәҗбүр итте, – диде ул.

Китапны тәкъдим итү кичәсенә Фәрит Мөхәммәтшинның гаиләсе – хатыны Луиза Әкърәмовна, улы-килене, кызы-кияве дә килгән иде. Ахырдан парламент башлыгы аларга да рәхмәт әйтте. «Луиза, сиңа – сабырлыгың, балалар, сезгә йөземә кызыллык китермәвегез өчен рәхмәт… Без – бәхетле кешеләр», – диде ул.

Сәрия Мифтахова

 

 


Фикер өстәү