Татарстанда чек кәгазенә кытлык юк

Соңгы вакытларда мәгълүм сәбәпләр аркасында күп кенә товарлар, шул исәптән касса чегы тасмалары белән тәэмин итүдә өзеклекләр килеп чыкты. Берара хәтта, янәсе, кибетләрдә кәгазь чекларның бирелми башлаячагы турында хәбәрләр дә күренгәләде.

Касса чегы тасмалары белән тәэмин итүчеләр идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда әлеге кәгазьгә кытлык юк. Шулай да аны электрон чекка алыштыру мөмкинлеге дә бар. Кассирга телефон номерын яки электрон почта адресын бирсәң, чек шунда җибәреләчәк.

Сатып алучыларга уңайлы булсын өчен, Россия Федераль салым хезмәтенең мобиль кушымтасында QR яки сатып алучының телефон номеры белән электрон почтасы урын алган штрих-код булдыру мөмкинлеге тудырылган. Касса янында исәп-хисап ясаганда, сатучы үзенең аппараты белән шуны “укыгач”, электрон чек шундук кирәкле адреска юлланачак.

Федераль салым хезмәтенең “Мои чеки онлайн” сервисы 2021 елда эшләтелә башлаган инде. Ул шулай ук интернет-кибетләрдән һәм кәгазьдән электрон чекларга күчүче сәүдә объектларыннан электрон чеклар алу мөмкинлеге бирә.

Хәзерге вакытта әлеге сервистан 1,5 миллион чамасы кеше файдалана. Һәр көн саен 30 миллионнан артыграк чек электрон рәвештә сугыла.


Фикер өстәү