Салымны өйдән чыкмыйча гына түләргә була

Россия Салым федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе пандемия шартларында күбрәк электрон хезмәтләрдән файдаланырга өнди. Моның өчен сайтта (nalog.gov.ru) һәм мобиль кушымталарда 68 интерактив сервис эшли.

Салым түләүчеләрнең барлык категорияләре өчен «Шәхси кабинет»лар булдырылган. Аларның саны инде бишкә җиткән (үзмәшгульләр һәм чит илләр компанияләрен кертеп). «Шәхси кабинет»та салым түләргә, салым органнарына мөрәҗәгать һәм шикаять юлларга, аларның нәтиҗәсен белергә мөмкин.

Шулай ук юридик затлар һәм хосусый эшмәкәрләр сыйфатында онлайн теркәлү мөмкинлеге дә каралган.

Сайтта салым күләмен мөстәкыйль исәпләү өчен җиде салым калькуляторы булдырылган. Салым декларацияләренең барлык төрләрен һәм бухгалтерия хисабын (НДС формасы буенча декларацияләрдән тыш) тапшыру өчен «Электрон рәвештә салым  һәм бухгалтерия хисабын тапшыру» сервисы эшли. Бу сервистан файдалану өчен салым түләүчегә квалификацияле электрон имза ачкычы сертификаты (хәзер ул салым органнары тарафыннан бушлай бирелә) кирәк. Моннан тыш электрон рәвештәге хисапны – электрон документлар әйләнеше операторлары аша, ә 3-НДФЛ декларацияләрен  «Физик затлар өчен шәхси кабинет» сервисы аша тапшырырга мөмкин.

Салым федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе шуны да искәртә: «Физик затлар өчен шәхси кабинет»ка Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең бердәм порталы  (ЕСИА) аша керергә мөмкин.

Салым органнарына соравыгыз булса, Салым федераль хезмәтенең бердәм элемтә үзәге телефонына (8-800-222-22-22) шалтырата аласыз. Оператор сезне үзегезгә кирәкле теләсә кайсы салым органы белән тоташтырачак.

 


Фикер өстәү