Тик динебездә арттырып түләү шарты белән әҗәткә акча, машина, фатир алу хәрам санала түгелме? Бурычка акча бирүнең нинди тәртипләре бар? Бурычлы кеше вафатыннан соң, аның әҗәтләре кем җилкәсенә төшә? Бу хакта Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән сөйләштек.
– Бүген дөньяда бурычсыз кеше юктыр. Һәркем кредит, ипотека түли. Ничек уйлыйсыз, бу нигә шулай?
– Адәм баласы үзенең тормышыннан тулысынча канәгать булмау нәтиҗәсе бу. Күпләр тормышын яхшырту нияте белән бурычка бата. Бурычлы үлмәс, әмма көн дә күрмәс, ди халык мәкале. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә бер хәдис-шәрифендә бурычлы үлмәс, дигән. Бурычлы кеше беркайчан да көненең сөенечен, шатлыгын күрмәс, һәрчак кайгырып, төрле борчулы уйлар белән төнен уздырыр. «Бурычтан сакланыгыз! Дөрестән дә, бурыч ул – төннәрен кайгыру, көндезен исә кимсенү сәбәбедер», – дигән хәдис тә бар. Адәм баласы һаман яхшыракка омтыла. Россия машинасында йөри икән – чит илнеке кирәк, фатиры бар икән – коттедж кирәк. Менә шулар артыннан куып, әҗәткә чума да инде. Аллаһы Тәгаләнең биргән нигъмәтләренә шөкер кылып яшәсәк, булганыннан канәгать булсак – болай булмас иде.
– Нәрсә ул – рибачылык?
– «Бер-берегезнең малларын (риба, талау кебек һәм, гомумән, Аллаһ кушмаган) нахак (юллар) белән ашамагыз. (Ялгышлыгын һәм гөнаһлылыгын) Үзегез белә торып, кешеләрнең бер өлеш малларын гөнаһ белән ашавыгыз өчен хакимнәргә бирмәгез», – диелгән Коръәндә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә алтынны – алтын, көмешне көмеш белән кайтар, дигән. Әгәр күпмедер вакыт узгач, бурычыңны арттырып түләүне таләп итәләр икән, димәк, риба кылалар. «Риба бирүче, аны алучы да, бу вакытта шаһит булып торганнар да, әлеге эшне рәсмиләштереп, язып торганнар да – барысы гөнаһлы», – дигән Пәйгамбәребез (с.г.в.).
– Димәк, машина, фатир, башка кирәк-ярак алу өчен банктан акча алу риба булып тора?
– Риба – үз көчең кермәгән өстәмә керем ул. Бер күрше икенчесенә әҗәткә 30 мең сум акча биреп торды, ди. Ә күршесе бурычын кайтарган вакытта: «35 мең итеп түлә», – ди. Бу арттырып түләүне сорау була. Банклар исә бу процентны тагын да арттыра. Банктан ике кеше фатир алу өчен дүртәр миллион сум акча алган икән, алар бурычларын түләп бетергәндә бу сумма өчләтә арта. Дөрес, монда банкларның гаебе юк. Ислам динендә кредит алучы һәм аны түләүче генә гөнаһлы.
– Хәзер ипотека алуның да хәләл шартлары бар түгелме?
– Әйе, кайбер ислам галимнәре, мөселманның баш өстендә түбәсе юк икән, үзен һәм гаиләсен саклап калыр өчен кредит алырга, ипотека рәсмиләштерергә мөмкин, ди. Ләкин моның бер шарты бар: әгәр бу гамәлеңне алыштыра торган башка финанс чараң юк икән, алырга мөмкин. Әмма уйлап эш итү хәерлерәк.
– Бурычка акча бирүнең ислам динендә берәр кагыйдәсе бармы?
– Бурычка акча биргән вакытта, ике шаһит булу шарт. Болар – ике ир-ат яки бер ир-ат һәм ике хатын-кыз. Алар барысын ишетеп, аңлап торырга тиеш. Бурычка бирүче кеше үз кулы белән шушы шаһитларга раслама язарга тиеш. Анда бурычның төгәл күләме күрсәтелә. Бу хакта Аллаһы Тәгалә «Әл-Бәкара» сүрәсенең 282 нче аятендә аңлаткан: «И иман китерүчеләр! Билгеләнгән бер вакытка кадәр бер-берегезгә бурыч бирсәгез, аны языгыз. Язучы арагызда гаделлек белән язсын. Яза белгән беркем дә Аллаһы өйрәткәнчә язудан баш тартмасын, язсын!»
– Динебездә бурычка акча алырга рөхсәт ителгән очраклар бармы?
– Имам Газали хәзрәтләре: «Үзеңнең асыл хаҗәтләреңнән тыш бурычка акча алу – ахмаклык», – дигән. Болар – ашау, эчү, киенү. Берәүләр ачтан үлмәс өчен бурычка акча ала, торыр җирен булдыру өчен бурычка керә. Икенчеләр бурыч акчасына сәяхәткә бара. Ял итмичә дә яшәргә мөмкин югыйсә. Кемнеңдер гомере кыл өстендә, аңа зур суммада акча кирәк, ди. Бу очракта бурычка керүчеләрне аңларга була, әмма булганы өстенә яңаны алу –ахмаклык. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә: «Аллаһы бурычын гөнаһ өчен алмаганнарга гына ярдәм итәр», – дигән.
– Бурычлы кеше бик нык авырып китте һәм акча эшли алмый, ди. Бурыч түләргә мөмкинлегең бетсә, нишләргә?
– Бу очракта иң яхшы гамәл – бурычка акча биргән адәмнән бурыч кайтару вакытын озынайтуны сорау. Ул вакыт бирә икән, аңа әҗер-саваплар язылыр. Динебез бурычка акча биргән кешедән – сабырлык, әҗәткә алучыдан килешенгән вакытында кайтаруны сорый.
– Бурычлы үлмәс, дисәләр дә, кайберәүләр нәкъ менә шул бурычлары аркасында ахирәткә күчә. Бу очракта аның бурычын кем түләргә тиеш?
– Иң якын кешесе. Әти-әнисе, хатыны яки ире, балалары. Имам җеназа намазы укыр алдыннан сорау бирә. Ул мәрхүмнең әҗәте, бурычлары турында булыр. Җыелган халык арасыннан бер генә кеше булса да: «Миңа шуның кадәр акча тиеш иде ул», – дисә, имам бу әҗәтне мәрхүмнең якын кешесенә йөкләр. Бу кеше, үз чиратында, аның бурычын кайтарырга тиеш.
– Ә мәрхүмнең якын кешесе булмаса, нишләргә? Әҗәтле кешене ахирәттә ни көтә?
– Бу дөньядан бурычлы булып китәргә язмасын, чөнки андыйны бик авыр хәсрәтле һәм борчулы вакыт көтә. Әҗәт кешене җәннәткә керүдән тыеп тора. Әгәр аның бурычларын капламасалар, Кыямәт көнендә шул бурычларын сорап киләчәкләр, әмма ахирәттә аны ничек кайтарырга соң? Бурычлы кеше: «Минем бит акчам да, байлыгым да юк, ничек түлим?» – дип сорар. «Ә син изге гамәлләреңне, кылган гыйбадәтләреңне безгә бир», – диярләр. Бурычлы кеше үзенең бөтен изге гамәлләрен башкаларга бирергә мәҗбүр булыр. Алары да җитмәсә, ул башкаларның гөнаһларын үзенә алырга тиеш булачак. Бурычлы кеше бу дөньяда газап чигә, дибез, ахирәттә аны тагын да яманрак газап көтә.
Фикер
Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые:
– Ипотека бик үк гади мәсьәлә түгел. Ипотеканың төрлесе бар бит. Менә социаль ипотека турында гына сүз йөртик. Госман хәзрәт Исхакый мөфти булып торган вакытта без, казыйларның бөтенесе кул куеп, социаль ипотека алу мөмкинлеге турында нигезләмә кабул иттек, чөнки анда алган саен кимрәк кайтарасы, әйтик, бала туган саен ике йөз мең сумга бурычың киметелә. Без, анда өч шарт белән, ягъни торырга урыны булмаса, бүтән җирдән акча таба алмаса һәм күңеле белән шушы гамәленнән канәгать булмаган очракта, мөмкин дип, мөселманнарга ипотека алырга рөхсәт бирдек.
Инде процентларга яшәүгә, рибачылыкка килгәндә, аның гөнаһ эш икәне күптән билгеле. Ә кредит алу-алмау мәсьәләсендә фикер алышу, гомумән, урынсыз нәрсә. Аллаһы Тәгалә рибаны тыйган, бу хөкемне беркем дә үзгәртә алмый. Коръәндә аракыны тыйган аять бар, шуның шикелле була бит инде – анысы да хәрам, бусы да. Эшли икән, гөнаһы үзенә була. Кредит аркасында гаиләләр таркалып, күпме тавыш чыгып, кеше кая барып керергә белмичә интегә. Бармак бөкмичә генә, акчадан акча ясарга ярамый. Эшләмичә генә процентларга яшәргә теләгән байтак кешенең бөлгенлеккә төшкән банкларда акчасы янды да инде. Ачтан үлмәс өчен түгел, нәфес артыннан куганга, шактый кеше шулай читен хәлдә калды. Сәдака өчен ун тапкыр савап булса, бурычка биреп тору унсигез мәртәбә саваплы. Ләкин арттырып, өстәп түләү булырга тиеш түгел.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез