Бу саннарны Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты җитәкчесе Иван Гущин журналистлар белән очрашуда җиткерде. 2026 елда дәүләт реестрына 18 тарихи бина кертелгән. Төзекләндерү эшләре Казанда гына түгел, районнарда да алып барыла. «Инвесторлар аларны яңартып гадәттә ресторан-кафе, кунакханәләр ача», – ди Иван Гущин.
Агач корылмаларга аерым игътибар. Бу объектларны төзекләндерү дә җиңел түгел. Вакыт узу белән шактый таушалалар. Шулай да яңадан тарихи йөзен кайтаруга ирешәләр. Алар арасында мәчет, чиркәүләр бар. Боларын яңартуда инвесторлар гына түгел, гади халык та ярдәм итә. Биектау районының Айбаш авылында XX йөз башына караган мәчет быел төзекләндерелеп, 20 мартта авылны азан тавышы белән нурландырды. Зәй районының Югары Баграж авылында XIX гасыр ахырына караган агач чиркәү яңартылып, 1 июньдә үз ишекләрен ачты. Тагын бер тарихи әһәмияткә ия объект – Казандагы Никола Тульский чиркәве. Ул XIX гасыр башында башта агачтан, аннары таштан салына. Совет чорында монда тәмәке фабрикасы цехы булган. Шактый таушалган бинаны төзекләндерү эшенә 2024 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә алыналар. Бу көннәрдә яңартылган мәдәни мирас объекты белән Казанга килгән Патриарх Кирилл да танышты.
Комитет җитәкчесе Иван Гущин белдергәнчә, хәзер инвесторлар өчен документлар белән эшләрне җиңеләйтү юллары карала. 6 процентлы кредит алу мөмкинлеге дә ачылды. Санкт-Петербургта узган Халыкара икътисадый форум барышында Татарстан Хөкүмәте белән «ДОМ.РФ» арасында меморандум имзаланды. Ул инвесторлар белән эшләү һәм цифрлаштыру турында. Тарихи биналар арасында инвесторларга нибары бер сумга сатылганнары да бар. «Тик монда сүз акча турында бармый. Иң беренче чиратта, без мәдәни мирас объектын вакытында төзекләндерүне күз алдында тотабыз», – ди Иван Гущин. Әлбәттә, үз эшенә салкын караган инвесторлар да бар. Комитет андыйлар белән сөйләшүләр алып бара. Алай да боз урыныннан кузгалмаса, эш судка барып җитә һәм объект инвестордан алынырга да мөмкин. Быел бер бинаны кире алганнар. Бу – Кайбыч районындагы тарихи бай йорты. Казандагы Бертуган Крестовниковлар фабрикасы белән дә мәсьәлә катлаулы. Әлеге бинаның ике хуҗасы бар. Берсе төзекләндерү эшләрен алып бара, икенчесе юк. «Безнең максат бинаны кире алу түгел. Яңа хуҗа табу җиңел түгел. Без инвесторлар белән аңлашып, эшне башлап җибәрү яклы», – ди Иван Гущин.
Иван Гущин һәр очрашуда журналистлар аңа бер сорауны бирергә ярата. Казандагы Мергасов йортын нинди язмыш көтә? Ниһаять, бу сорауга да ачыклык кертелде. Инженер-техник тикшеренүләр уздырылган. Конструкциясе, нигезе, стеналар торышы өйрәнелгән. Иван Гущин белдергәнчә, аны тарихи объект буларак саклап калу өчен, сүтеп яңадан җыю күздә тотыла. Мергасов йорты – Казанда беренче тапкыр төзелгән конструкцияле һәм дүрт-биш катлы биек йорт. Ул 1928 елда сафка бастырылган. Экспертиза нәтиҗәләре буенча авария хәлендәге бинаны бары тик сүтеп һәм яңадан җыеп кына саклап калып булачак. Чөнки аның нигезен дә ныгытырга кирәк.
Башкалада Сөембикә манарасын төзекләндерү эшләре дә бара. Моңа 136,6 млн сум акча бүлеп бирелгән. Кирпечтән салынган диварны ныгытырга, тәрәзә-ишекләрне, ярымайны яңартырга, башка эшләр башкарырга җыеналар. “Ә манараның бер якка авышуына килгәндә, аны төзәтү – дөньякүләм масштабтагы мәсьәлә, чөнки объект ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә керә”, – диде комитет җитәкчесе. Эшләр тәмамланганнан соң туристларны Сөембикә манарасына кертерләрме? Моның өчен махсус шартлар булдыру кирәк. Әмма манараны ачу нияте дә юк түгел.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез