Ни өчен кибетләрдә товар чегын калдырырга ярамый?

Кибеттә теге яки бу әйбер сатып алганнан соң чекларны касса янында калдырырга, хәтта чүплеккә дә ташларга ярамый, дип ишеткәнем бар. Чыннан да, шулаймы икән?

Вәгыйзова Ришат, Балык Бистәсе

Товар чегын саклау, әлбәттә, кирәк. Чөнки төрле сәбәпләр аркасында товарны кайтарырга туры килүе бик мөмкин.

– Өйгә кайткач, товарның үзегезгә ошамавы (төсе, үлчәменең ярамавы сәбәпле һ.б) ачыкланса, аны кире кайтарырга яки башкасына алыштырырга кирәк булачак. Кулда чек бар икән, бу эшне ике атна эчендә бернинди комачаулыкларсыз хәл итәргә мөмкин.

– Кибеттән үзегезгә сыйфатсыз яки саклау вакыты чыккан товар биреп җибәрелгәндә дә чекның кирәге чыгачак. Товарны кире кайтару өчен аның нәкъ менә теге яки бу кибеттән сатып алынганлыгын раслау өчен чек таләп ителә.

– Кибеттә тиешледән артык түләнгән акчаны кире алу өчен дә чек кирәк. Әйтик, кассир бер товарны, ялгышып, ике тапкыр “сугарга” мөмкин. Нәтиҗәдә товар бәясе икеләтә артачак. Шуңа күрә чекны алу гына түгел, аны карап чыгу да кирәк.

– Кибеттән чыкканда, угрыларны тоту өчен урнаштырылган тимер кыса “чыелдый” башлый икән, күрсәтергә чегыгыз булмаса, кире кассага барып, товар исемлеген торгызырга кирәк булачак (товарга түләгәнлегегезне раслау өчен). Ә чекны кесәдән генә алып күрсәтү, әлбәттә инде, вакытны бушка уздырудан коткарып калачак.

– Товарга гарантия хокукларын саклау өчен дә чек таләп ителә. Аны үзегез сатып алган товарга гарантия вакыты чыкканчы сакларга кирәк.

– Чек мошенниклар кулына килеп эләгергә мөмкин. Аларның кибеттән сез алган шул ук товарларны җыеп чыгып китүе бар. Тоткарлану очрагында тыныч кына сезнең чекны күрсәтергә мөмкиннәр. Тагын шунысын да истә тотарга кирәк: банк картасы белән түләгәндә, чекта үзегез турында кайбер мәгълүматлар кала.


Фикер өстәү