Торак-коммуналь хезмәтләргә түләү квитанцияләре һәм товар чекларын 3 ел ташламаска киңәш итәләр

Һәр ай саен ЖКУга түләү буенча берничә кәгазь квитанция алабыз. Бер ел эчендә шактый ук зур кәгазь өеме барлыкка килә. Шуңа күрә аларны юк итү теләге дә булгалый. Ләкин, кирәге чыгарга мөмкин, дигән шик туктап калырга мәҗбүр итә.

Чыннан да, кәгазь квитанцияләрне сакларга кирәкме икән соң? Югары икътисад мәктәбе укытучысы Екатерина Аралина “Лайф” басмасы хәбәрчесенә түләү квитанциясен саклауга бәйле барлык нечкәлекләрне сөйләп үткән.

Белгеч әйтүенчә, квитанцияләрне кимендә 3 ел сакларга кирәк. Ник дигәндә, без, торак милекчесе буларак үз хокукларыбызны яклап, судка мөрәҗәгать итәргә мөмкинбез. Россия Гражданлык кодексы кагыйдәләрендә кәгазь документларны саклауның вакыты шулай күрсәтелгән.

Аралина сүзләренә караганда, чеклар һәм квитанцияләрне кәгазьдә генә түгел, электрон рәвештә дә саклау әйбәт. Моннан тыш онлайн-операцияләр турында чекларны да югалтмау хәерле.

Белгеч шулай ук товар чекларын саклау буенча киңәшләрен биргән. Барысы да теге яки бу товарның гарантиясенә һәм хезмәт итү срогына бәйле, дигән ул. Гарантиясе билгеләнмәгән товарга дәгъва белдерү срогы 2 ел белән чикләнелә. Сезонлы товарларга гарантия вакыты сатылган мизгелдән түгел, бәлки тиешле сезон җиткәч башлана. Мәсәлән, җәен сатып алынган кышкы курткага гарантия көзнең соңгы аеннан башланып китә.

Екатерина Аралина товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр чекларын кәгазьдә саклауның мәҗбүри булмавын әйткән. Сканын ясап, финанс учеты буенча махсус мобиль кушымтага кертергә мөмкин, дип аңлаткан ул. Гарантия срогы озын булган кыйммәтле товарлар квитанцияләрен шулай саклау отышлырак да, чөнки кәгазьдәгесенең мәгълүматларын, төсе уңу сәбәпле, укып булмый башларга мөмкин.


Фикер өстәү