Татарстанда 16 яшьлек малай батып үлгән

Бүген 13.57 сәгатьтә Чаллыда бер яшүсмернең суга батуы турында хәбәр килеп ирешә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, фаҗига Чулман елгасында булган.

16 яшьлек малай шәһәр пляжы территориясе артында баткан. Урынга ашыгыч хезмәтләр чыккан.
Фаҗига булган урын Чаллы бистәсенә карый, шәһәр пляжы янында берничә утраучык булуы мәгълүм.
Дүрт яшүсмер бер утраучыктан икенчесенә йөзәргә уйлаганнар. Әмма бер урында бик көчле агым булып, ике малайны алып киткән. Аларның берсе – йөзү белән шөгыльләнгәне, ярга чыга алган, тик икенчесен су агымы алып киткән.

Биредә коену урыны махсус җиһазландырылмаган, янәшәдә генә ярдәмгә килерлек кеше дә булмаган.
Фаҗига урынына коткаручылар килгән, хәзер аны эзләү эшләре бара.


Фикер өстәү