Владимир Путин ташламалы ипотека буенча ставканы 7%ка калдырырга вәгъдә итте

Дәүләт башлыгы бу хакта Петербург халыкара икътисади форумында белдерде.

Россия Президенты Владимир Путин ташламалы ипотека буенча ставканы 7%ка кадәр киметергә вәгъдә итте. Дәүләт башлыгы бу хакта Петербург халыкара икътисади форумында белдерде.
– Ташламалы ипотеканы 7%ка калдыру мөмкин дип саныйм. Ул ел азагына кадәр дәвам итәчәк, – диде Президент.

Дәүләт башлыгы әйтүенчә, ипотеканың максаты – торак проблемаларын хәл кылуга, миллионнарча хезмәткәрне җәлеп итүче төзелеш тармагына булышу. Владимир Путин әйтүенчә, Көнбатыш илләре санкцияләр ярдәмендә Россиянең икътисадын җимерүгә ирешә алмады.

Сүз уңаеннан, Татарстанда 2087 мең авыл ипотекасы (барлыгы 7,5 миллиард сум) теркәлгән. Программадан Биектау районында яшәүчеләр кемгә караганда да ешрак файдалана – биредә 243 шундый ипотека алганнар. Шулай ук Яшел Үзән районы да (121) –лидерлар исәбендә.


Фикер өстәү