Владислав Третьяк: “Татарлар мине һәрвакыт бердәмлеге һәм оешканлыгы белән сокландыра, алар – хоккейчылар кебек”

Россия Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк Ульяновскида узган 22нче федераль Сабан туенда булып, бәйрәмнән алган тәэсирләре белән уртаклашкан.

“Беренче тапкыр Сабантуйда кайчан булдыммы? 10 ел элек, нәкъ менә биредә – Ульяновскида. Элек тә аның турында ишеткәнем бар иде, әмма нинди бәйрәм икәнен төгәл генә белми идем. Шуннан соң барысын да үз күзләрем белән күрдем. Татар халкының тарихын саклау бик мөһим дип саныйм. Әлеге бәйрәмнең безне берләштерүе – бик күркәм күренеш”, – дип белдергән Третьяк.

Моннан тыш бөтен дөньяга танылган хоккейчы Татарстанда спортка зур игътибар бирелеп килүен билгеләп үткән. “Биредә яшәүчеләр спорт, музыка, дуслык һәм мәхәббәт тирәли берләшкән. Тагын бер тапкыр шуны әйтәсем килә: татарлар мине үзләренең бердәмлеге, оешканлыгы белән һәрвакыт сокландыра. – Алар – хоккейчылар кебек, хоккейны да яхшы уйныйлар, Гагарин кубогын да оттылар. Татарстанда спортка зур игътибар бирелеп килә. Минемчә, Европада җан башына шуның кадәр күп спорт объекты туры килә торган башка бер генә ил дә юк. Миңа, профессиональ спортчы буларак, Минтимер Шәймиевнең һәм Рөстәм Миңнехановның спортка бик күп вакытны һәм көчне багышлавы ошый”, – дип басым ясап әйткән Третьяк.


Фикер өстәү