Якутиядә узачак Татарстан көннәрендә «Татарларда кунакта» күргәзмәсе оештырыла

Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй 22–25 июньдә Саха Республикасында узачак Татарстан көннәренең мәдәни программасы кысасында тәкъдим ителәчәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Мәдәният министрлыгының халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Виктория Даутова хәбәр итте.

– Якутиядә 10 меңнән артык татар яши. Сабантуйда алдынгы мәдәният оешмалары чыгыш ясый. Язучылар төркеме якут теленнән – татарчага һәм татар теленнән якутчага тәрҗемә ителгән китаплары белән таныштырачак. Бу – якут язучысы Николай Лугиновның «Хун повестьлары» һәм татар язучысы Марат Кәбировның китабы, – диде Виктория Даутова.

Төбәктә шулай ук Татар киносы көннәре дә көтелә, «Татарларда кунакта» күргәзмәсе оештырылачак.


Фикер өстәү