Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Хөснуллин Чистай районында Сабан туе бәйрәмендә булдылар

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистай районында Сабантуй милли бәйрәмендә катнаша.

Сабантуйның мәртәбәле кунаклары арасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Брянск өлкәсе губернаторы Александр Богомаз һәм башкалар бар иде.

Чистай шәһәр ипподромында ат чабышлары узды. Шунда ук заманча авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе оештырылган иде. Аннары бәйрәм «Татнефть-Олимп» стадионына (Энгельс ур.) күчте.

Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Хөснуллин Сабантуй кысаларында милли ишегалларында булдылар – биредә татар, рус, чуаш, керәшен, «көнчыгыш базары» оештырылган.

Моннан тыш, балалар өчен «Балалар Сабантуе» мәйданчыгы булдырылган.

Кунаклар шулай ук интерактив уеннар мәйданчыгын карадылар, традицион конкурсларда катнаштылар – балчык чүлмәк, көч сынау һәм башкалар.

Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов, сәхнәдән чыгыш ясап, бүген Сабантуй илнең төп бәйрәмнәреннән берсе – Россия көне белән бергә билгеләп үтелүен искәртте. «Авыл хезмәтчәннәре ярдәме белән кыска вакыт эчендә язгы кыр эшләре югары сыйфатлы итеп башкарылды, – диде ул. – Язгы кыр эшләре уңышлы тәмамланды. – Киләчәк уңыш өчен ныклы нигез салынды – 60 мең гектардан артык бөртекле ашлык, 15 мең га терлек азыгы, шулай ук 19 мең гектардан артык техник культуралар чәчелде».

Район башлыгы чәчү эшләренең оешкан төстә һәм вакытында башкарылуын билгеләп үтте.

Район терлекчеләре шулай ук нәтиҗәле эшләделәр – ел башыннан бирле 70 мең тонна сөт, 650 мең тонна ит җитештерделәр. Районда федераль һәм республика программалары тормышка ашырыла. Дмитрий Иванов республика җитәкчелегенә һәрьяклы ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде – бу шәһәрне яхшы якка үзгәртергә, социаль программаларны үстерергә мөмкинлек бирә. Ул районда төзекләндерелгән автоюлларны, күп фатирлы йортлардагы ишегалларын, социаль объектларны мисал итеп китерде – 2021 елда шәһәрдә ябык футбол манежы, балалар сәнгать мәктәбе төзелгән. Моннан тыш, әлеге стадион да республика җитәкчелеге һәм Чистай районының Мактаулы гражданины Виктор Васильевич Смыков ярдәме белән төзелгән.

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин чистайлыларны бәйрәм белән котлады. Биредә авыл хуҗалыгының ничек үсүен күрү күңелле, диде ул, безнең аграрийлар барлык яхшы нәтиҗәләргә ирешә.

Марат Хөснуллин Татарстан Президентына авыл хуҗалыгына системалы ярдәм күрсәткәне, елдан-ел дәвам итә торган бу юнәлештә планлы эш алып барганнары өчен рәхмәт белдерде. Чистайга килгән саен, мин монда нинди уңай үзгәрешләр булуын күрәм, диде Россия Хөкүмәте вице-премьеры.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, барысын да Сабантуй бәйрәме белән котлады.

Чистайлыларга мөрәҗәгать итеп, ул Сабантуй – татарстанлыларның иң яраткан бәйрәме, дип билгеләп үтте. Моннан тыш, ул бөтен ил буенча да үткәрелә – бүген Сабантуй 65 төбәктә, шулай ук чит илләрдә билгеләп үтелә. «Бәйрәмдә барлык милләт һәм барлык дин вәкилләре катнаша, без тыныч һәм тату яшибез, һәм бу – безнең иң зур байлыгыбыз, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Бу безнең Россия дәүләтенең дә, республикабызның да үсешенә салынган. Иртәгә без илнең төп бәйрәмен – Россия көнен билгеләп үтәчәкбез. Һәм мин чын күңелдән илебезнең лидеры – Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга котлау һәм рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Бүген без тормышка ашырган барлык программалар да – федераль үзәк ярдәме белән. Россия Хөкүмәте бүген бик оператив эшли, Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга рәхмәт сүзләрем».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук ассызыклаганча, бүген эре инфраструктура проектлары – автофедераль трассалары гамәлгә ашырыла.

«Илебез нык, көчле булсын, һәм мин барыгызны да чын күңелдән Сабантуй һәм илебез бәйрәме – Россия көне белән котлыйм!» — диде Рөстәм Миңнеханов азакта.

Аннары Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.


Фикер өстәү