Мамадыш районының Җөри авылында узачак «Питрау» бәйрәме ПРОГРАММАСЫ

17 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында республиканың XXII «Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәме узачак.

«Тырлау» аланында үтәчәк бәйрәмдә  Татарстанның 22 районыннан һәм Россиянең өч төбәгеннән 50 иҗат коллективы катнашыр, 50 меңнән артык кунак булыр дип көтелә.

Питрау бәйрәмендә узачак көрәштә Татарстанның һәм илнең якын төбәкләреннән иң көчле көрәшчеләр җыелачак.

«Питрау» бәйрәме Татарстан Республикасының «Татар халкының үзенчәлеген саклап калу» дәүләт программасының бер өлеше булып тора һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ярдәме белән үткәрелә.

Бәйрәм программасы: 

16.00 – «Әкият» балалар мәйданчыгы, «Питрау» музее эшли башлый.
17.00 – ат чабышлары, «Остаханә», «Димче Гөрпи почмагы», «Керәшен йорты», «Табигать хәзинәсе», «Тәпи» чишмәсе, «Керәшен чибәре», Питрау музее, «Безнең ил» нәфис-этник картиналар күргәзмәсе эшли башлый;
18.00 – бәйрәмне ачу тантанасы;
19.00 – халык уеннары, конкурслар, суда уеннар, спорт ярышлары, фольклор иҗат коллективлары концерты, Татарстан Республикасы артистлары концерты, «Тәпи чишмәсе» янында җырлар, «Керәшен чибәре» мәйданчыгы, «Керәшен ашлары йорты» мәйданчыгы гөрләячәк;
20.00 – «Җәшләр җыены» яшьләр мәйданчыгы, катамаранда узышлар;
23.30 – лотерея уйнату;
00.00 – бәйрәм фейервергы;
02.00 – «Питрау – 2021» батырларын бүләкләү тантанасы.


Мамадыш районының Җөри авылында узачак «Питрау» бәйрәме ПРОГРАММАСЫ” язмасына фикерләр

Фикер өстәү