Татарстанда яшенле яңгырлар һәм көчле җил көтелә

Җирле Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген, 14 июльдә, Татарстанда алмашынучн болытлы һава,  урыны белән яшенле яңгырлар, тизлеге секундына 15 — 20 метрга кадәр  җиткәнкөчле җил көтелә.

Көндез 25-30 градус, төнлә 12-17 градус җылы булыр дип көтелә.

Яшенле яңгыр һәм көчле җил вакытында сак һәм игътибарлы булу сорала. Шулай ук тиешсез урыннарда су коенудан да тыелып тору киңәш ителә.


Фикер өстәү