Алар арасында аерма зур. Беренчедән, телевизор карау ул – күбесенчә, күмәк шөгыль. Сүз дә юк, экран каршында кеше үзе генә утыра ала. Ләкин барыбер дә телевизорны без туганнар, дуслар белән карарга ияләшкән.
Икенчедән, телевизорны күтәреп йөреп булмый. Димәк, ул берничек тә безнең бөтен вакытыбызны ала алмый. Әйтик, без лифт көткәндә, кесәдән телевизорны тартып чыгарып, 2–3 минут эчендә нәрсә дә булса карый алмыйбыз.
Өченчедән, телевидениедән һәрвакыт өлкәннәр кулы белән эшләнгән әйберләр күрсәтәләр иде. Анда 10 яшьлек балалар төшергән мәгънәсез видеолар булмады. Яхшылык һәм яманлык, намус кебек төшенчәләр бар иде анда элек.
Ә социаль челтәрләр ул – 10–20 секундлык роликлар. Һәм анда һәркем үзенә туры килгәнне, үзенә ошаганны җиңел таба. Дөресрәге, алар аңа очрап тора.
Социаль челтәрләр белән телевидение күпмедер дәрәҗәдә охшаган да, ләкин... Агуны микъдар билгели шул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез