Быел «Питрау» республика керәшен мәдәнияте бәйрәме онлайн-форматта узачак

Быел коронавирус пандемиясенә бәйле вазгыять аркасында «Питрау» республика керәшен мәдәнияте бәйрәме 12-18 июльдә онлайн-форматта узачак. Нәкъ шушы атнаны керәшеннән «Питрау атнасы» дип атый. Бу хакта Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркеме хәбәр итә.

2019 елда бу бәйрәмнең 20 елык юбилее узган иде. Питрау» рәсми рәвештә Татарстан халыклары Ассамблеясе эгидасы астында үткәрелә торган республика халыкларының этник бәйрәмнәре графигына кертелде. Чарада катнашучылар саны елдан-ел арта, узган елда традицион рәвештә Мамадыш районы Җөри авылындагы Тырлау аланында узган бәйрәмдә 60 мең кеше катнашкан иде.

Онлайн бәйрәм уздыруга Республика традицион фольклор үзәге, Яков Емельянов исемендәге Мәдәни үзәк, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, Мәдәният министрлыгы, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты җәлеп ителгән. Бәйрәм трансляциясе Татарстан Керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы, «Туганайлар» керәшен газетасы сайтында, социаль челтәрләрдә һәм Инстаграм аккаунтында булачак. Бәйрәм барышын «Татарстан» ГТРК һәм «Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалы да яктыртачак.

Традиция буларак онлайн-бәйрәмдә Татарстанның һәм керәшеннән яшәгән Россия төбәкләреннән фольклор коллективлары һәм кунаклар катнашачак. Иң зур программаны Мамадыш районы тәкъдим итәчәк. Бәйрәм программасында кызыклы шәхесләр белән очрашулар, танылган артистлар белән туры эфирлар, этник бизәнү әйберләре ясау, милли ризыклар әзерләү, халык биюе, себерке бәйләү буенча мастер-класслар каралган.

«Татар-информ»


Фикер өстәү