Милли бәйрәмнәр кайда кайчан була?

27 июньдә – Казан Сабан туе, 10 июльдә –  чуашларның Уяв,  17 июльдә  керәшеннәрнең Питрау бәйрәмнәре көтелә. Республикада ел дәвамында 9 милли бәйрәм уздырыла. Анда  татар, рус, чуаш, мордва, мари, удмурт, керәшен һәм славян милләте вәкилләре үз мәдәниятләрен күрсәтәчәк.

Ел саен республикада май аеннан июль аена кадәр төрле халыкларның милли бәйрәмнәре уза. Аларда үз милләт вәкилләре генә түгел, республикада яшәүче башка халыклар да бик теләп күңел ача. Чит төбәкләрдән дә тамаша кылырга киләләр. Милли бәйрәмнәр елдан-ел камилләшә бара. Әлеге чаралар Татарстанда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау һәм торгызуны күздә тота. Кунаклар милли мәдәният, һәр халыкның ата-бабадан килгән мәдәни мираслары белән таныша.

– Туган тел һәм мәдәният – һәр халыкның нигезе ул. Безнең бурыч – автономияләрнең ярдәмчесе булу. Бездә 173 милләт һәм 37 иҗтимагый оешма бар. Моның белән илнең күп кенә төбәкләреннән аерылып торабыз. Әлеге оешмаларга даими ярдәм итеп торабыз. Күрше төбәкләрдән килүче кунаклар да, республикада яшәүчеләр дә милли бәйрәмнәребездә катнашыр дип көтеп калабыз, – диде «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Татарстанда яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәре онлайн форматта да уздырылачак. Әлеге форматта бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре турында видеоматериаллар, фильмнар, күргәзмәләр, халык иҗаты буенча мастер-класслар, интернет-мәйданчыкларда «туры эфир»лар оештырылачак.

– Бу ел безнең өчен зур бүләк булды. Республика җитәкчелегенә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәтемне белдерәм. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысасында ассамблея күп проектлар, программалар эшләде, иҗтимагый оешмаларга ярдәм итү буенча яңа тәкъдимнәр кертте,  – дип сөйләде Татарстан Халыклары Ассамблеясы Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев.

Татарстанда яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәрен узыру көннәре:

19 июнь – Актаныш районының Мари-Суксу авылында Семык республикакүләм мари мәдәнияте бәйрәме;

26 июнь – Казан Сабантуе;

27 июнь – Лениногорск районының Мордва Кармалка авылында Балтай республика мордва (эрзя) мәдәнияте бәйрәме;

3 июль – Әгерҗе районының Варклед Бодья авылында Гырон быдтон республикакүләм удмурт мәдәнияте бәйрәме;

10 июль – Аксубай бистәсендә Уяв республика  чуаш мәдәнияте бәйрәме;

10 июль – Чаллы шәһәрендә Иван Купала республика славян мәдәнияте бәйрәме;

17 июль – Мамадыш районының Җөри авылында Питрау республикакүләм керәшен мәдәнияте бәйрәме.

 

                                                                                       Ләйсән САФИНА

 

 


Фикер өстәү