Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының МАКСтагы рәсми каналына сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.
Ведомство хәбәр итүенчә, Илфир Якупов – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты. Ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының театр сәнгате буенча әйдәп баручы белгеченнән һәм ТР Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры ярдәмчесеннән алып Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры директоры вазифасына кадәр юл итте. Әлеге билгеләнүгә кадәр театрның беренче директор урынбасары һәм сәнгать җитәкчесе булып эшләде.
Юрий Жуков хезмәт килешүе срогы тәмамлану сәбәпле директор вазифасындагы эшен төгәлләде. Аның казанышларын тану йөзеннән ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.
ТР Мәдәният министрлыгы Юрий Жуковка республика сәнгатенә һәм мәдәниятенә 20 елдан артык хезмәт иткәне өчен рәхмәт белдерде һәм Илфир Якуповны билгеләнүе белән котлады.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез