Рөстәм Миңнеханов балаларның җәйге савыктыру лагерен тиешле дәрәҗәдә оештырырга йөкләде

Татарстан Республикасында 1 июньдә балаларны җәйге савыктыру кампаниясе башланды. 68 меңнән артык баланы җәйге савыктыру планлаштырыла, 1,5 меңнән артык җәйге савыктыру лагерьлары эшләячәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада гомумән 128 шәһәр читендәге җәйге лагерь, Кара диңгез буендагы 4 савыктыру лагеры, 46 палаткалы лагерь, 1345 мәктәп яны лагере эшләячәк.

Татарстан Рәисе сүзләренә караганда, бүген 1303 балалар лагере балалар һәм яшүсмерләрне кабул иткән инде, бу — 73 меңнән артык кеше. Якын арада башка мәйданчыклар да ачылачак. Мәсәлән, Чаллыдагы савыктыру лагеренда Лисичансктан 139 бала ял итә.

Татарстан Рәисе балаларның җәйге савыктыру лагерен тиешле дәрәҗәдә оештырырга, шул исәптән тәрбия компоненты булган эчтәлекле программаны тәэмин итәргә кушты. Аеруча игътибар балаларның җәйге ялын, шул исәптән имин транспорт тәэмин итүгә бирелергә тиеш.

Иң җитди игътибарны җәйге савыктыру лагерьларында балаларның сыйфатлы туклануын тәэмин итүне дә онытмаска кирәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. «Без балаларның яхшы сыйфатлы һәм имин ял итүен тәэмин итәргә тиеш», — диде ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук республикада су коену сезоны башлануын искәртте. Ул пляжларда махсус җайлаштырылган урыннарда куркынычсыз су коену һәм ял итүне тәэмин итәргә кушты. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республикада 53пляж декларацияләнгән. 2 июньгә кунаклар өчен аларның 26сы ачык.

Актив җәйге ял чоры башланды, диде Рөстәм Миңнеханов, халык арасында сулыкларда иминлек мәсьәләләре буенча профилактик эшне көчәйтү мөһим. Ул искәрткәнчә, республикада инде 26 аяныч вакыйга теркәлгән. Бу вакыйгаларда без инде 12 кешене, шул исәптән ике баланы югалттык, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе шулай ук татарстанлыларны бәйрәмнәр көтүен билгеләп үтте. 28 майда Лаеш районының Никольское авылында «Каравон» рус халык бәйрәме узды.

Бүген, 3 июньдә, Әгерҗе районында «Семык» Республика марый мәдәнияте бәйрәме узачак.

Аннары удмурт мәдәнияте бәйрәме «Гырон быдтон» (Кукмара районы Нырья авылы) узачак, аннан соң мордва мәдәнияте республика бәйрәме «Валда шинясь» (Тәтеш районы Килдеш авылы), славян мәдәнияте республика бәйрәме «Иван Купала» (Зеленодольск), чуаш мәдәнияте республика бәйрәме «Уяв» (Әлки районы Сиктермә авылы) булачак. «Питрау» (Мамадыш районы) республика керәшен мәдәнияте бәйрәме дә — зур күләмле бәйрәмнәрнең берсе.

Рөстәм Миңнеханов бәйрәмнәр, массакүләм йөрешләр вакытында кешеләрнең иминлеген тәэмин итәргә кушты. Ул балалар һәм яшүсмерләр өчен аттракционнарда эксплуатация һәм иминлек кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар итүне сорады.


Фикер өстәү