“Һәр нәрсәнең чиге бар…” Фәрит Мөхәммәтшин парламентның былтыргы эшенә йомгак ясады

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентының узгын елгы эшенә йомгак ясап, бу елга эшләр турында сөйләде. Ул алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының үзенчәлекләре, киләсе сайлауда үз кандидатурасын тәкъдим итү-итмәве, махсус хәрби операциянең кайчан бетәчәге турында әйтте.

“Имтиханны тапшырдык”

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, узган ел Татарстан өчен генә түгел, гомумән Россия өчен дә, башка күп кенә дәүләтләр өчен дә авыр булды. “Республика имтиханны тапшырды”, – дип башкарган эшкә йомгак ясады парламент җитәкчесе. Моның төп дәлиле буларак, Татарстанда икътисадый күрсәткечләрнең тотрыклы үсүен атады ул.

– Бәлки, кайберәүләр моны җиңел булган дип уйлыйдыр. Юк, ялгышалар. Күп кенә чаралар күрелде, алар авырлыкларны җиңәргә мөмкинлек бирде. Һәрхәлдә, безгә дустанә мөнәсәбәттә булмаган илләрнең Россиягә китергән кыенлыкларын киметә алдык. Елны тынычлыкта, дуслыкта һәм татулыкта үткәрдек, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул бу елга кытлыксыз бюджет кабул ителүен дә искәртте.

Узган ел Дәүләт Советында 138 республика законы кабул ителгән, 60тан артык федераль закон проектын тикшергәннәр, шулай ук, илнең башка төбәкләреннән 10нан артык закон чыгару тәкъдиме һәм мөрәҗәгатьләр каралган. Безнең депутатлар федераль дәрәҗәдәге 5 закон проекты тәкъдим иткән, аларның 3се буенча эш дәвам итә.

Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентының закон кабул итүдә тагын да җаваплырак һәм җентеклерәк эшләвен, шулай ук, гамәлдәге законнарның үтәлүен тикшерүгә игътибар артуын да билгеләп үтте. Камиллекнең чиге юк дигәндәй, сайлаучыларга тагын да якынрак булырга киңәш итте ул.

Сайлауны көткәндә

Билгеле булганча, бу көздә республика парламентын яңадан сайлыйбыз. Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советы Рәисе вазыйфасына үз кандидатурасын тәк

ъдим итәчәкме? Соңгы арада каләм әһелләре парламент җитәкчесе белән очрашкан саен, бу сорауны бирмичә калмый. Хәтерләсәгез, җәй көне Фәрит Мөхәммәтшин тормыш иптәшенең “җитте сиңа” дигән сүзләренә сылтап, китәргә мөмкин булуы турында әйтсә, бу юлы алай ук кискен тотмады.

– Мин җаваплы кеше. Таләп ителсә, ә бүген без катлаулы чор кичерәбез, алга таба да эшләргә туры килүе бар. Тагын бер кат әйтәм: моңа бәйле тәгаен карар юк. Минем әле вәкаләтләрем тәмамланмаган. Көзгә таба уйларбыз. Вакыт күрсәтер, – диде ул.

Яңа срокка тәкъдим ителүдән баш тарткан очракта, яңа варисның исемен әйтүдән дә баш тартты ул. Яшерен-батырын түгел, бу урынга хәзерге вакытта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынасары вазыйфасын башкаручы Марат Әхмәтовны димлиләр, дигән имеш-мимешләр йөри.

– Бүген үз варисымны атарга сез мине кем дип уйлыйсыз? Әйтмим, – дип елмаеп җавап бирде Фәрит Мөхәммәтшин. – Марат Әхмәтов – бик яхшы кандидатура, бездә андыйлар күп. Татарстанда бу эшне дәвам иттерә алырлык, әзерлекле кешеләр аз түгел. Ләкин хәтта әзерлекле кешеләрне дә парламент эшенә әзерләргә кирәк. Тормыш шуны таләп итә. Әзерлекле, үз халкын, республикасын, илен яратучы кешеләр кирәк. Борчылмагыз, урын буш калмас.

Аңа кадәр, 15-17 мартта узачак Россия Президенты сайлауларына тукталып, әлеге вазыйфага Владимир Путин кандидатурасын хуплау турында да әйтте ул. “Бернинди басымга да бирелергә кирәкми. Влдаимир Путин тиешле карарлар кабул итә алуын раслап күрсәтте. Ә Россия бүген сәнәгать продукциясе җитештерү күләме буенча да, тармак күрсәткечләре ягыннан да алдынгылар рәтендә. Владимир Путин эшкә сәләтле һәм илдә яшәүчеләрнең күпчелеге генә түгел, ә безгә дустанә һәм дустанә мөнәсәбәттә булмаган ил җитәкчеләре – хезмәттәшләребез арасында да абруй казанды”, – дип рәсми чараларның берсендә “акылы кеше”дән ишеткән фикерне җиткерде ул.

Үзебезнекеләргә ярдәм

Фәрит Мөхәммәтшин махсус хәрби операция мәсьәләсенә дә аерым тукталды. Республикада солдатларга гына түгел, ә аларның гаилә әгъзаларына да зур ярдәм күрсәтелүен әйтте ул. Былтыр Татарстаннан махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм төялгән 133 машина озатканнар.

– Халык ярдәм итәргә әзер. Телевизорны күз яшьләреннән башка карап та булмый. Хәтта әбиләр дә солдатларга оекбашлар бәйли. Бәлки, соңгысын бирәләрдер, әмма кызганмыйлар, – дип республикада яшәүчеләргә соклануын яшермәде Фәрит Мөхәммәтшин.

Форсаттан файдаланып, быел махсус хәрби операция тәмамлануга өмет бармы, дип тә кызыксындылар парламент җитәкчесеннән.

– Тәгаен көннәрен атарга, мин Владимир Жириновский түгел бит, – дип уенын-чынын бергә кушып әйтте ул.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, бүген икътисадый үсеш күрсәткечләрен саклап калу, күп милләтле һәм күп динле Татарстанда тынычлыкны тәэмин итү төп бурычларның берсе булып тора. Махсус хәрби операциянең мөмкин кадәр тизрәк тәмамлануына ышаныч белдереп: “Бу – бер бездән генә тормый. Дөнья җәмәгатьчелеге дә моның бик күп кешеләрнең үлеменә, предприятиеләр эштән туктауга, гомумән зур кыенлыкларга китерүен аңларга тиеш. Җәмәгатьчелекнең күзе ачылачак дип уйлыйм. Һәр нәрсәнең чиге бар”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.


Фикер өстәү