Фәрит Мөхәммәтшин: «Халык ярдәм итәргә әзер»

Фәрит Мөхәммәтшин махсус хәрби операция мәсьәләсенә дә аерым тукталды. Республикада солдатларга гына түгел, ә аларның гаилә әгъзаларына да зур ярдәм күрсәтелүен әйтте ул. Былтыр Татарстаннан махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм төялгән 133 машина озатканнар.

– Халык ярдәм итәргә әзер. Телевизорны күз яшьләреннән башка карап та булмый. Хәтта әбиләр дә солдатларга оекбашлар бәйли. Бәлки, соңгысын бирәләрдер, әмма кызганмыйлар, – дип республикада яшәүчеләргә соклануын яшермәде Фәрит Мөхәммәтшин.

Форсаттан файдаланып, быел махсус хәрби операция тәмамлануга өмет бармы, дип тә кызыксындылар парламент җитәкчесеннән.

– Тәгаен көннәрен атарга, мин Владимир Жириновский түгел бит, – дип уенын-чынын бергә кушып әйтте ул.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, бүген икътисадый үсеш күрсәткечләрен саклап калу, күп милләтле һәм күп динле Татарстанда тынычлыкны тәэмин итү төп бурычларның берсе булып тора. Махсус хәрби операциянең мөмкин кадәр тизрәк тәмамлануына ышаныч белдереп: “Бу – бер бездән генә тормый. Дөнья җәмәгатьчелеге дә моның бик күп кешеләрнең үлеменә, предприятиеләр эштән туктауга, гомумән зур кыенлыкларга китерүен аңларга тиеш. Җәмәгатьчелекнең күзе ачылачак дип уйлыйм. Һәр нәрсәнең чиге бар”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.


Фикер өстәү