Казан халкы берничә көндә 100 тонна гуманитар ярдәм җыйган

Битараф калмаганнар. Казаннан Луганск Халык Республикасындагы Лисичанск шәһәренә 100 тонна гуманитар ярдәм озатылачак. Башкалада яшәүчеләр һәм бизнес вәкилләре аны ун көн эчендә җыйган. Волонтерлар исә туплау-әзерләү эшләрен башкарган. Казан мэры Илсур Метшин үзе дә эш барышы белән танышып кайтты.

Биш йөк машинасына төялгән әйберләрне башкаладан кичә озаттылар. Кирәк-яракларны «Игелекле Казан» фондының складына җыйганнар. Гуманитар ярдәм кысасында көнкүреш кирәк-яраклары да, төзелеш материаллары да тупланган. Акча теленә күчерсәк, ярдәм күләме 20 млн сумны тәшкил итә.

– Безнең халыкның мондый мөнәсәбәте шаккатыра, – дип, соклануын белдерде Илсур Метшин.

Моннан тыш, Казан халкы, Лисичанскида яшәүчеләргә теләкләр язып, хат та юллаган. Моңа өстәп, Казан укучылары да 200ләп хат әзерләгән. Гуманитар ярдәм белән бергә аларны да җибәрделәр.

Әйтергә кирәк, бу склад ярдәмне җыю һәм туплауның бердәм ноктасына әверелде. Аны түләүсез нигездә шәһәрнең бер эшкуары тәкъдим иткән. Гомумән, шәһәр буенча барлыгы 18 гуманитар ярдәм җыю пункты ачылган иде.

– 300ләп кешене һәм 90 бизнес вәкилен 18 гуманитар ярдәм җыю пунктында кабул иттек. Монда шәхси эшкуарлар да, зур бизнес вәкилләре дә үз өлешен кертте, – диде шәһәр башлыгы.

Илсур Метшин искәрткәнчә, Яңа елга кадәр ярдәм төялгән тагын өч йөк машинасын Лисичанскига җибәрү күздә тотыла.

Сүз уңаеннан, җыю пунктларында һәм төп складта көн саен утызар волонтер эшли. Шәһәр халкы анда азык-төлек, кием-салым, көнкүреш кирәк-яраклары, җылы юрганнар алып килә. Балалар өчен әйбер җыю да оештырылды.


Фикер өстәү