Казанда халыкара «Дуслык Уеннары»ның икенче этабы башланды

Казанның Судагы спорт төрләре сараенда халыкара «Дуслык Уеннары»ның икенче этабын ачу тантанасы узды. Әлеге спорт чарасы Татарстан Президенты Кубогына суга сикерү ярышлары белән башлана. Анда Россия, Сербия һәм Белоруссиядән 77 спортчы чыгыш ясый.

«Дуслык Уеннары»ның икенче этабында Россиянең 60 төбәге һәм 23 чит илдән 1000нән артык спортчы ярыша. Әлеге халыкара спорт чарасы йөзү, синхрон йөзү һәм суга сикерү ярышларын берләштерә. Беренче этабы Казанда 19 июль-3 август көннәрендә узды. Анысында 16 илдән 984 спортчы 376 комплект медаль өчен ярышты.


Фикер өстәү